8 апрель 2016 яңалыклары
-
Иртәгә Кама Тамагы районы мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта иң яхшы сыерчык оясына конкурс үткәрелә
Анда үз куллары белән сыерчык оясы ясаган кешеләрнең барысы да катнаша ала. Конкурс сәгать 11.00дә башлана. Тамашачы һәм катнашучыларны кызыклы программа көтә.
-
Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда Кошлар көне үткәрелде
6 апрель көнне район туган якны өйрәнү музеенда Кошлар көне үткәрелде. Чарага Кама Тамагы урта мәктәбенең Галина Митрошина җитәкчелегендә 2 "А" сыйныфы укучылары чакырылган иде. Туган якны өйрәнү музееның баш сакчысы Лилия Гомәрова чара кызыклы үтсен өчен очрашуны КВН формасында алып барды. Укучылар өч: "Лачын", "Чыпчыклар" һәм "Бөркет" командаларына бүленеп,...
-
Кама Тамагында беренче хәрби комиссариат 1930 елның августында төзелә
8 апрель - Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне. Кама Тамагында беренче хәрби комиссариат 1930 елның августында төзелә. Аның хәрби комиссары итеп өлкән лейтенант Девяткин билгеләнә. Ул көннән алып 86 ел узып киткән. Хәрби комиссариатта иң беренче булып хезмәт куючыларны хәтерләүчеләр дә калмагандыр инде. Идел елгасы ярындагы Кооператив урамында шәхси йортка әверелгән...
-
Кама Тамагы районы барлык сәүдә нокталары ЕГАИС системасына кушылды
1 апрельгә алкоголь сатуга лицензияләрен саклаган районның барлык сәүдә нокталары ЕГАИС системасына кушылды. Районда 58 сәүдә ноктасы эшли, шуларның 16сы "Кооператор" җаваплылыгы чикләнгән ширкәткә, 10сы - "Татспритпром" ачык акционерлар җәмгыятенә керә. 6 апрельгә районда алкоголь продукциясе белән сәүдә итүдә закон бозулар теркәлмәгән.