8 март 2015 яңалыклары
-
Юлларда сак булу комачауламый
Бүген иртәнге 4ләр тирәсендә Казанда үлемгә китергән юл фаҗигасе булган. Hyundai һәм "Лада" автомобильләре кара-каршы бәрелешә. Ул шул кадәр көчле була ки, ике машина йөртүче дә һәлак була. "Лада" машинасында барган ике пассажирга берни дә булмаган. ЮХИДИ хезмәткәрләре авариядә кем гаепле булуын урында ачыклый алмаган. Әлеге хәлгә пассажирлар ачыклык кертүе...
-
Яшь тикшеренүчеләр
Затон урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Дарья Захарова һәм Ирина Лукоянова "Пчелка-У" мини-экспресс-лаборатория кулланып туклану продуктларын нитратлар микъдаренә тикшерде. Тикшеренү эшен "Леонардо" иҗат ачышлары һәм инициативалар Бөтенроссия фестивале экспертлар советы уңай бәяләде. Эш авторлары һәм фәнни җитәкчеләре Любовь Елагина Мәскәүдә 21-23 мартта үткәреләчәк фестивальдә үзең катнашу турында чакыру алган.
-
Газета-журналларга алдан язылырга онытмадыңмы?
Вакытлы басмаларга вакытыннан алда язылу тәмамланды. Ул 26 февральдән 7 мартка кадәр дәвам итте. Ун көн дәвамында Россия почтасы клиентлары теләсә нинди басмага 2014 елгы бәяләрдән арзанракка языла алды. Язылуның бер генә ункөнлеге дә Әбүнәче көненнән башка узмый.