8 февраль 2015 яңалыклары
-
РФ депутаты Илдар Гыйлметдинов призына хоккей турниры
7 февральдә Келәнче авылында мәктәп каршындагы боз мәйданында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына турнир үткәрелде.
-
Янгынга каршы техник дәресләр үткәрелде
Сөйки авылындагы янгынга каршы аерым пост хезмәткәрләре февраль аена төзелгән эш планы нигезендә пост җитәкчесе Радик Әхмәтҗанов җитәкчелегендә янгын-техник күнегүләр үткәрде. Белемне яхшырту һшм хезмәткәрләр күнемәлрен арттыру масктында мондый күнегүләр һәр каравыл өчен аерым-аерым һәр җомгада үткәрелә. Күнегүләр максатына ирешелде, расчетлар кангәгатьләнерлек нәитҗәләр күрсәтте.
-
Россия чаңгы юллары -2015
8 февраль кояшлы аяз көндә "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия акциясе кысаларында район үзәгенең Мәктәп күлендә төрле яшь һәм дистанциядә чаңгы ярышлары узды. Анда сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның яше дә, карты да көч сынашты. Ярышларда катнашучыларның иң өлкәне Ильяс Хәбибуллинга 79 яшь, ә иң яшь чаңгычы Камил Гыйлметдиновка (Кама Тамагы...