7 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Сак булыгыз: гөмбә!
Ел башыннан Татарстанда гөмбә белән 26 агулану очрагы теркәлгән, шул исәптән берсе - үлем очрагы белән. Гөмбә белән агулануны кисәтү максатларында аларны таныш булган урыннарда гына җыярга кирәк. Җыйган көнне үк аны эшкәртү дә зарур.
-
Ата-аналар җыелышы
Узган җомгада Кама Тамагы урта мәктәбендә МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, мәгариф идарәсе, эчке эшләр бүлеге вәкилләре катнашында узган уку елы йомгаклары буенча уку алдынгылары булган укучылар, шулай ук укытучылар һәм ата-аналар өчен гомуммәктәп җыелышы үткәрелде. Җыелышта катнашучылар алдында 2013-2014 уку елы йомгаклары турындагы доклад белән мәктәп директоры Елена Гыймадиева...
-
Террорлыкка каршы көрәштә бердәмлек көне
Россиядә 3 сентябрьдә аерым дата - террорлыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге фаҗигале дата 2004 елның 1-3 сентябрьдә Бесланда булган вакыйгалар белән тыгыз бәйле. Ун ел элек хәзерге Россия тарихында илебезне генә түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелеген тетрәндергән иң куркыныч фаҗигаләрнең берсе булды. Узган җомгада Столяров исемендәге мәдәният йортында...
-
Әдәби сәгать
Авылара үзәк китапханәнең балалар бүлегендә Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары өчен әбәди сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр "Күп йөзле Татарстан" китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, укучылар толерантлык төшенчәсе турында белде, толерант шәхескә хас сыйфатларга бәя бирде. Укучылар үзләре әзерләгән әкият карады. Дуслыкның никадәр көчле булуын аңладылар.