7 август 2015 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында эш визиты белән булды
Ул урып-җыю барышы һәм районда республика президент программаларын гамәлгә кую белән танышты. Рөстәм Нургали улы бөртеклеләр урып-җыю алып барылган "Кама Тамагы" АХП басуларын карады, комбайнчылар белән аралашты. Аннары ул кадет мәктәбенә капремонт һәм балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килгән Куйбышев Затонга юл алды. Рөстәм Миңнеханов караган соңгы объект - шушы көннәрдә...
-
Балчыклыда өр яңа балалар мәйданчыгы
Авылда мәктәпкәчә яшьтә 10 бала бар. Шуларның яртысы балалар бакчасына йөри. 29 июльдә биредә нәниләрне һәм аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын шатландырып, заманча җиһазланган уен мәйданчыгы ачылды. Җәйге ялларын авылда үткәрүче шәһәр балаларына да бик ошаган ул. Бертуган Айдар һәм Марсель Хәлиуллиннар: " Бездә мондый матур мәйданчык юк, биредә рәхәтләнеп уйныйбыз." Хәзер...
-
Олы йөрәклеләр
Безнең районда гаилә кыйммәтләрен алга сөргән, башкалар өчен җаваплылык яшәү рәвешенә әверелгән шәфкатьле кешеләр аз түгел. 6 августта Олы Салтык авылыннан биш баланы тәрбиягә алган күпбалалы Сабирҗановлар гаиләсе Казанның "Туган авылым" күңел ачу комплексында булды. Биредә әлеге тату һәм хезмәт сөючән гаилә турында видео-ролик төшерелде. Резедә һәм Мәннаф Сабирҗановлар 26...
-
"Кремльне кочып ал" флешмобы
8 августта Казан Кремле стенасы янында меңнәрчә халык рекордкую өчен җыелып, туган шәһәрләрен никадәр яратуларын күрсәтәчәк. http://www.photokzn.ru/
-
23 яшьлек кыз 7 нче каттан асфальтка килеп төшкән
Бу хәл бүген көндезге 4 ләрдә була. Түбән Каманың Студенческая урамында 23 яшьлек кыз 7 нче кат тәрәзәсеннән килеп төшә. Вакыйганың шаһитлары кызның исән калуын әйтәләр. Хәлнең сәбәпләрен ачыклау бара. http://www.almet-rt.ru/
-
68 яшьлек әби 20 ел дәверендә 10 кешене үтергән һәм һәр адымын көндәлегенә язып барган
68 яшьлек әби 20 ел дәверендә 10 кешене үтергән һәм һәр адымын көндәлегенә язып барган 20 ел дәвамында "убырлы карчык" кешеләрне үтереп, тураклап күмеп барган. Тамара исемле әбинең якынча корбаннары арасында - ире, 79 яшьлек пенсионер ханым Валя. Күптән түгел иренең туракланган гәүдәсен аның йорты янындагы түтәлдән казып алганнар. Үтерүче...