7 июль 2015 яңалыклары
-
Гаилә һәм мәхәббәт көненә карата
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрлык көнендә район мәдәният йорты мәйданында үткәрел үче гаилә бәйрәменә чакырып калабыз. Чара кичке сәгать 5тә башлана. Сезне төрле күңелле конкурслар һәм уеннар көтә.
-
Кече Салтыкта ифтар мәҗлесе
6 июльдә Кече Салтык мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды. Мәҗлескә авылның яше-карты 20дән артык кеше җыелган иде. Чараны Кече Салтык авылы имам-хатибы Җәгъфәр Әхмәтҗанов вәгазь белән башлап җибәрде. Бәйрәмгә район имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин да чакырылган иде. Имам-хатиб Җәгъфәр һәм аның җәмәгате Рәмзия ханым тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе күркәм булды....
-
Юбилейга кушылган һөнәри бәйрәм
60 ел элек Куйбышев сусаклагычы булдыру алдыннан Спас Затоны поселогы Иделнең сул ярыннан уң ярына күчерелә һәм Куйбышев Затон итеп үзгәртелә. Елгачылар поселогы Затонның яңа тарихын нәкъ менә шул вакыттан саный. 3 июльдә "Водник" стадионында чараларга бай бәйрәм көне үткәрелде. Затонлылар поселок көнен гадәттә һөнәри бәйрәм - Елга һәм диңгез...
-
Безнең фишка- балыкчылык
Күптән түгел туризм буенча ТР Дәүләт комитеты "Пять ветров" концепциясен презентацияләде. Инвестиция проектлары биш муниципаль район - Югары Ослан, Кама Тамагы, Спас, Лаеш һәм Балык бистәсе белән бәйле. Куйбышев сусакагычы дүрт кластер эшләү өчен этәргеч ноктасы булды. Үсүче кластерлар арасында безнең район балыкчылык туризмына махсуслашкан. Әлеге проектка илебездә июльнең икенче...
-
Рамазан ае хөрмәтенә
Узган җомгада Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе (җитәкчесе Фәүзия Иванова) ураза ае хөрмәтенә районның өлкән яшьтәге мөслимәләре өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Район үзәгендә яшәүче, озак еллар ашханәдә аш пешерүче булып эшләгән Рита Мөхәммәдиева үткәрү урыны итеп үз өен тәкъдим итте. Шулай ук барлык аш-суны да ярдәмчеләре белән үзе әзерләде. (Аңа...
-
“Авыл яшьләре” спорт дулкынында
Узган атнада Мамадышта "Авыл яшьләре" IХ республика уеннары үткәрелде. Анда Татарстанның 43 районы командасы, шул исәптән 43 кеше составындагы безнең район командасы да катнашты. Район спортчылары спортның 15 төрендә чыгыш ясады. Шуның ике төрендә бик яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Шушы уеннар тарихында беренче тапкыр безнең футболчылар финалга чыкты һәм киеренке матчтан...