7 март 2013 яңалыклары
-
Татар егете - 2013
Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә урта яшьтәге малайлар арасында итагатьлелек, тапкырлык, татар җырларына, биюләренә хөрмәт хисен уяту максатыннан "Татар егете" бәйгесе үткәрелде. Чарада 6 сыйныфтан Кадыйров Салават, Хамматов Айрат, 7 сыйныфтан Әскәров Данияр, Әскәров Рәзил, Сәфәров Ришат, Айсин Альмир катнашты. Бәйге 5 бүлектән торды. "Таныш булыйк" бүлегендә...
-
Ремонт башланды
2013 елда Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау программасына 811 объект кертелгән. Гамәлдәге программа кысаларында агымдагы елда ТРның 41 муниципаль районында нәкъ менә шул кадәр торак йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла. Безнең районда бу программага Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Тенеш һәм Красновидово торак пунктларыннан биш күпфатирлы торак йорт кертелгән. "Наш дом" идарә...
-
Китап презентациясе
Районыбызда безнең якта туып-үскән, республика күләмендә танылган талантлы кешеләр - шагыйрьләр, драматурглар, язучылар бик күп. Авылара үзәк китапханәдә якташыбыз - һәвәскәр шагыйрь Рәшит данышлының «Мәхәббәт тәлгәшләре» китабына презентация булды. Чарада өлкән сыйныф укучылары, район җәмәгатьчелеге, шагыйрьнең туганнары катнашты.
-
Юбилярны котлыйлыр
Г.Камал исемендәге театрда ТАССРның атказанган артисты, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе була. Тантанада муниципаль район башлыгы исеменнән аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов юбилярны котлыячак.