7 март 2012 яңалыклары
-
Уртак чара
«Өмет яры» приютында тәрбияләнүчеләр өчен муниципаль район башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлеге Кама Тамагы урта мәктбе укучылары Камилла Хәсәнова, Элина Яшина һәм Алсу Гыйлметдинова белән бергә танып белү-мавыктыргыч чара үткәрде. Балалар күп мәгълүмат һәм яхшы тәэсир алды.
-
Тере классика
13 мартта Кама Тамагы татар урта мәктәбе базасында алты сыйныф укучылары өчен «Тере классика» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы була. Өч җиңүче республика конкурсында район данын яклаячак.
-
Афәрин!
1-3 мартта Биектау районында татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты булып узды. Анда районыбыздан Әүхәт Мөхәммәдиев шәкертләре - татарча көрәш секциясенә йөрүче спортчылар катнашты. Кама Тамагы урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Альмир Хәмидуллин үз үлчәү авырлыгында икенче урынны алды. Фаил Миңнеҗанов белән бергә ул спортның әлеге төре буенча Йошкар-Ола шәһәрендә март...
-
Яшьләр хөрмәтенә
Февраль ахырында ЗАГС бүлегендә Буренков Владимир һәм Юлия Гишнева никахы теркәлде. Әлеге теркәлү гадәти түгел иде, чөнки алар инвалидлар җәмгыяте әгъзалары. Җәмгыять рәисе Анна Зубарева яшьләрне котларга килгән иде. Юлия Гришнева ВОИның район бүлекчәсе әгъзасы. Яңа өйләнешүчеләр өчен бу көнне Валентина Дорожкова, Игорь Дыренков, Гөлсинә Лотфуллина чын бәйрәм ясады.
-
Хатын-кызлар көне уңаеннан
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районыбыз хатын-кызлар делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән традициягә әверелгән очрашуга барды. Анда район сырхауханәсе педиатры Роза Сафина, Кама Тамагыннан күп балалы ана Марина Ежова, «Кама Тамагы» АХП Кече Салтык бүлекчәсе сыер савучысы Наҗия Мәннапова, затон урта мәктәбе директоры урынбасары Венера Җиһаншина, Тенеш шәһәр җирлеге...
-
Уңышка ышаныч белән
Бүгенге көнгә авыл эшчәннәре өчен язгы кыр эшләренә уңышлы әзерләнүдән дә мөһимрәк бурыч юк. Моның өчен материаль-техник, кадрлар һәм башка ресурсларны тулы мобилизацияләү, техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын яхшы ремонтларга кирәк.