7 февраль 2013 яңалыклары
-
Ел хатын-кызы Кама Тамагында яши
6 февральдә Буада «Ел хатын-кызы, Ел ир-егете» республика конкурсының зона этабы булды. 8 районнан катнашучылар арасында безнең район данын Кама Тамагы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Гращенкова яклады һәм беренче урынны яулады. Финалда аңа уңышлар теләп калабыз.
-
Эшчәнлеккә йомгак
5 февральдә социаль яклау идарәсе узган елгы эшенә йомгак ясады. Чарада катнашучылар алдында халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, гаилә һәм балага ярдәм итү бүлеге, «Өмет яры» социаль приюты отчет тотты. УСЗ җитәкчесе Алевтина Докина әйтелгәннәргә йомгак ясады. Эшчәнлек йомгаклары буенча аеруча яхшы эшләүчеләр бүләкләнде. Җыелыш эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары...
-
Кышкы спорт уеннары
16 февральдә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы һәм Кама тамагы урта мәктәбе базасында спортның 12 төре буенча XXVII кышкы спорт уеннары үткәрелә. Шәһәр һәм авыл җирлекләренең иң яхшы спортчылары алкалы хоккей, шорт-трек, йөзү, гер күтәрү, өстәл теннисы, кул көрәше, милли көрәш, шашка, аркан тартышу, волейбол, гаилә эстафетасы һәм чаңгыда узышу буенча...
-
Барыгыз да чаңгыга
10 февральдә, ял көнне, Кама Тамагы штпның мәктәп күлендә «Татарстан чаңгы юлы-2013» ярышы үткәрелә. Мәктәп укучыларын, оешма, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләрен чаңгыга басып, ял көнен сәламәтлек өчен файдалы һәм саф һавада үткәрергә чакырабыз. Күңелле музыка, кайнар чәй һәм пешкән ризыклар күңелне күтәреп бәйрәм кәефе тудырыр. Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә, ярыш...
-
Өчлеккә керделәр
Февральнең беренче көннәрендә баскетбол буенча республика укучыларының IX спартакиадасы зона этабы үткәрелде. Егетләр Болгарда, кызлар Алексеевск районында көч сынашты. Ярышларда Алексеевск, Спасс, Әлки, Кама Тамагы районнары командалары катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең ике команда да Алексеевск һәм Спасс районнары командаларыннан калышып өченче урынга чыкты.
-
23 февральдә ял итмибез
Шимбә, 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә өстәмә ял дүшәмбе - 25 февральгә күчерелми, ул җомга - 9 майга күчереләчәк. 23 февраль шимбәгә туры килгәнлектән ял көне дүшәмбе - 25 февральгә күчерелергә тиеш иде. Әмма хөкүмәт әлеге ялны 9 һәм 12нче число арасында өзеклек ясамас өчен җомга...
-
Күпне кичергән
Узган чәршәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Мария Шишокинаны Бөек Ватан сугышында җиңүгә хәлиткеч борылыш ясаган Сталинград сугышының 70 еллыгы белән котлады. Мария Андреевна Куйбышев Затонда яши, аңа 2012 елның 16 июлендә 90 яшь тулды. Ул һәрчак ярдәм итеп торучы шул ук поселокта яшәгән кызларына бик рәхмәтле, Зөфәр Гарәфиев аңа...
-
Авыл кешесенең мәшәкатьләре
Муниципаль район башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында авыл җирлекләрендә узган елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча гражданнар җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы чәршәмбе, 6 февраль көнне, Балтач авыл җирлегендә булды. Биредә халык җыелышларда актив катнаша, шәхси сораулар да күп була. Узган чорга отчет ясап, Балтач авыл җирлеге башлыгы Хәниф...
-
Зур тикшерү йомгаклары
2012 елның декабрендә ТР Исәп палатасы районыбыз бюджет учреждениеләре эшчәнлеген тикшерде. Комиссия эш йомгаклары буенча документаль характердагы кайбер кимчелекләр ачыкланды. Нигездә алар бухгалтерия хаталарына кагыла иде: я дөрес теркәлмәгән, я бюджет классификациясе коды дөрес күрсәтелмәгән, файдалануга тапшырылган корылмалар бухгалтер исәбенә алынмаган һ.б. Тикшерүнең якынча йомгаклары газетабызда бастырылган иде, әмма укучыларыбыз...
-
Елмаюыгыз матур булсын!
Үз гомерендә теш табибына ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Ашау-эчү, йокыдан калдырган бу авыру хакында дошманыңа да күрсәтмәсен, диләр. Шулай ук бар батырлыгыңны җыеп, курку хисләрен җиңеп теш табибына бару күпләр өчен зур шәхси проблема булып тора. 9 февраль көнне әлеге һөнәр ияләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә....
-
Субсидияләр бирү тәртибе турында
Ветераннар пленумында әйтелгән ветераннар үтенече буенча социаль яклау идарәсе торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе турында аңлатма бирә. Льготаларны монеталаштыру нәтиҗәсендә 2005 елдагы натураль ташламалар акчалата формага күчерелде һәм ташламадан файдаланучылар ике категориягә бүленде: федераль һәм төбәк. Торакка һәм коммуналь түләүләргә ташламага хокукы булган Татарстан Республикасы гражданнарының аерым...
-
Мәктәп автобусы куркынычмы?
Прокуратура район мәктәпләре укучылары куркынычсыз йөртүне тәэмин итү законын үтәүне тикшерде. Кайбер торак пунктларда мәктәпләре ябылуга бәйле рәвештә мәгариф бүлеге якындагы белем бирү учреждениеләренә балаларны йөртүне оештырган иде. Әмма, тикшерү күрсәткәнчә, балаларны йөртү өчен автобусларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүче барлык шартлар да булдырылмаган. Аерым алганда, авыл җирлеге территорияләрендә...
-
Буш вакыт юк
2011 ел Куйбышев Затон өчен мораль һәм материаль яктан авыр килде. Бу поселок Иделдәге һәлакәт нәтиҗәләреннән күбрәк зыян күрде. Флотның ремонт базасы коллективы озакка сузылган тик торудан авырлык белән чыкты. Алдагы ел белән чагыштырганда 2012 ел йомгаклары оптимизм һәм предприятиене үстерү планнары белән шатландыра. Акционерлар җәмгыятендә элеккечә суднолар һәм аларның...