6 сентябрь 2016 яңалыклары
-
“Татмедиа” АҖ «#ДобрыеНовостиТатарстан” акциясе старт алды
Татарстан Республикасында 5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр "Игелек атнасы" акциясе үткәрелә. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуга юнәлдерелгән төрле чаралар уздырыла. Күп кенә танылган татарстанлылар бу акциягә кушылды инде. "Игелек атнасы" тәкъдимен "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплады, «#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясен "ВКонтакте" һәм Instagram битләрендә башлап җибәрде. "ТАТМЕДИА"...
-
Затон поселогында яшәүче энем Хәйруллин Хәмит Нурислам улының сентябрь аенда 50 яшьлек юбилее һәм тормыш иптәше Миләүшә белән Көмеш туйларын билгеләп үтәләр
Кадерлебез! Табигатьнең матур бер мәлендә тугангамы, син һәрвакыт киң күңелле, ачык йөзле, ихтирамлы, игътибарлы булып каласың. Әни, туганнарың өчен күңел җылысын кызганмыйсың, акыллы киңәшләрең, кирәк чакта ярдәмең белән безне сөендереп яшисең. Матур гомер бәйрәмең, олы юбилеең уңаеннан без сиңа киләчәктә дә сәламәтлек, бәхетле тормыш, бетмәс-төкәнмәс көч һәм дәрт, шатлык-куанычлар телибез....
-
Олы Карамал авылында яшәүче Галимова Энҗекәй Хәмит кызының 7 сентябрьдә 75 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең өчен үрнәк алырлык ана кеше, олы җанлы, киң күңелле булдың. Рәхмәт сиңа шундый тырыш, олы йөрәкле булганың өчен! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, сәламәтлек, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез....
-
Каматамагылылар ”Умартачы инфо-2016” IX Халыкара умартачылар съездында катнаша ала
9-11 сентябрьдә Болгар Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә чатырлы шәһәрдә "Умартачы инфо-2016" дип аталган IX Халыкара һөнәри һәм һәвәскәр умартачылар съезды булачак. Съездда катнашучылар алдында лекцияләр белән Россия һәм чит илләрнең әйдәүче умартачылары, төрле уку йортларының профессорлары һәм фән докторлары чыгыш ясаячак. Программага бәйгеләр һәм ярышлар кертелгән. Конкурста катнашырга теләге булганнарга...