6 июль 2017 яңалыклары
-
Кама Тамагы районында 10 июльдә "Булгария" халәкәтенә бәйле кайгы митингы узачак
10 июль көнне "Булгария" теплоходында хәлак булучылар мемориалында кайгы митингы узачак. Ул төгәл 12:00 дә башланачак. Традиция буларак, митингка вафат булганнарның туганнары һәм якын дуслары, танышлары килү көтелә. Алар өчен шәхси эшмәкәр Илнур Хөснуллин автобуслар бирә. Моннан тыш, митингта район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары да катнашачак.
-
Кама Тамагы мәктәп укучылары өчен "Волга" җәйге лагере үз эшен башлап җибәрде
4 июль көнне Кама Тамагы районы Кирельск авылында урнашкан балалар сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Беренче көнне 53 бала килеп урнашты, 7 июль көнне тагын 20 бала килүе көтелә,-дип хәбәр итте смена директоры Нина Савельева. - Смена 25 июль көнне тәмамланачак. Зәй астында булган юл хәлакәте сәбәпле, экскурсияләр әлегә...
-
Кама Тамагында 8 июль көнне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме үтәчәк
Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 8 июль көнне Кама Тамагы штпдагы Т.Миңнуллин ис. паркта бәйрәм чарасы уздырылачак. Чара кичке 17:00дә башланачак. Теләгән һәркем үзенең якын кешеләрен "ачык микрофон" аша котлап, матур теләкләр тели алачак. Шулай ук бәйрәм концерты да каралган.
-
Кама Тамагы район үзәк хастаханәсе донорларны кабул итәргә әзер
11 июль көнне иртәнге 11:00дан алып 14:00гә кадәр Кама Тамагы штпда урнашкан район үзәк хастаханәдә "Донор көне" үтәчәк. Теләгән һәркем катнаша алачак. Үзегез белән паспорт алып килергә кирәк булачак. Бер көн алдан, ягъни 10 июль көнне майлы ризыклар һәм исерткеч эчемлекләр эчү тыела.
-
Татарстан табигать шаяруыннан зыян күрә
Инде ничә көн рәттән бертуктаусыз яңгыр яву сәбәпле кайбер районнарда ююларны су баскан. Кешеләрнең машиналары яртылай су астында. Әлеге һава торышының начар булу сәбәпле, күп кенә районнарда ут та беткән. Агачлар авып электр җепләрне өзгән. Аларны кире ялгау да кыенлаша. Чөнки яңгырның туктаячагына ышаныч юк. Шул сәбәпле, кирәксезгә урамга чыгып...
-
Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда "Кәгазь хәбәрләр-тарих шаһитлары" күргәзмәсе эшли башлады
Почта хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәмнәренә багышланган район туган якны өйрәнү музеенда "Кәгазь хәбәрләр-тарих шаһитлары" күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә ретро-открыткалар, хатлар, марки, газеталар, өч почтмаклы хатлар,документаль материалларны күрә мөмкинлеге бар. Музей хезмәткәрләре район халкын һәм кунакларны әлеге күргәзмәгә килеп, тарихны үз күзе белән күрергә чакыра.
-
Кама Тамагы 100 ел элек +ФОТО
Барыбыз да элеккеге каралы-аклы фотсурәтләр карарга яратабыз. Ә районыбыз 100 ел элек һәм аннан күбрәк еллар элек нинди булган? Күп булмаса да, кайбер сурәтлүр сакланып калган.
-
Кама Тамагы табигате беркемне дә битараф калдыра алмый +ФОТО
Бер тапкыр Кама Тамагында булган кеше,монда кабат-кабат кайтасы билгеле. Мондагы табигатькә сокланмыйча карарга мөмкин түгел. Бергәләп кайбер моментларга күз салыйк. "Вконтакте" социаль челтәрендә әлеге фотоларны урнаштыручыларга зур рәхмәт.
-
Җырчы Әлфия Авзалова белән хушлашырга килүчеләрне филармония бинасы сыйдыра алмады+ФОТО
17 июньдә Казанда, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы бөтен теләгән кешене хәтта сыйдыра алмады. "Интертат" газетасы хушлашу чарасыннан фоторепортаж тәкъдим итә. Иртә белән Әлфия Авзалова яшәгән йорт - Казанның Миңнуллин урамындагы 8нче йорт янында хушлашу булды. Җырчы...
-
Татарстанда Сабан туйларының яңартылган графигы билгеле булды
Зәй районында булган фаҗигагә бәйле, күпчелек районнарда Сабан туе кичектерелгән иде. Татарстан авыл-шәһәрләрендә милли бәйрәм - Сабан туе көннәре 1-2 июльгә билгеләнгән иде. 1июльдә ул кайберләрендә узды, ә 2 июль - Зәй районында 14 кеше үлеме белән булган фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне игълан ителеп, бәйрәм бу атнага күчерелде. "Татар-информ"...
-
Кама Тамагы Олы Карамал авылында хатын-кыз полковник юбилеенын билгеләп үттеләр + фото
Олы Карамал авылы китапханәсендә якташыбыз, отставкадагы полиция полковнигы, РФ һәм ТРның эчке эшләр органы хезмәткәре Гарифуллина Илсөяр Хәләлетдин кызының 70 яшьлек юбилеена багышланган "Полковник ханым-авылыбыз горурлыгы" дип аталган чара уздырылды.
-
"Кырлай" паркында "Туңдырма көне” узачак
Махсус уенны ахырына кадәр үткән һәркем сәгать саен оештыручылар үткәргән бәйгеләрдә тәмле һәм файдалы бүләкләр алырга мөмкин. (Казан, 5 июль, "Татар-информ"). 8 июльдә "Кырлай" паркында сәгать 11.00 дән 18.00 гә "Туңдырма көне" узачак. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә. Парк территориясендә уникаль уен мәйданчыгы урнаштырылачак. Анда кергәндә һәр...