6 июнь 2017 яңалыклары
-
Экологик ике айлык уңаеннан Кама Тамагы районы Олы Кариле авыл җирлегендә аерым кешеләр чистарту эшләрендә актив катнашты
Шундыйларның берсе Гөлнара Илһам кызы Миңнуллина. «Авылның чисталыгы үзебездән тора», - ди Гөлнара. Өмәләрдә бергәләп эшләү канәгатьләнү хисе бирә. Чистарып калган тирә-ягыбыз күңелләргә сөенеч өсти. Үзебезгә дә күңелле, кайткан кунаклар алдында да оят түгел». Гөлнара кебекләр күбрәк булсын иде.
-
Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар + фото
Бу бүләкне аларга авылдашлары Әлфия Баһрам кызы Сафина әзерләгән иде. Балалар "Әкият" курчак театрында булдылар, рус телендә театральләштерелгән «Не боюсь бояться» тамашасын карадылар. Күпләренең әле биредә беренче тапкыр гына булуы. Шуңа күрә дә бу балалар өчен онытылмаслык сәяхәт булды.