6 май 2015 яңалыклары
-
Ветеранна ничек котларга?
Кама Тамагы полиция бүлеге җитәкчесе Алексей Васильев тантаналышартларда сугыш ветераны, РОВД ветераны Хәким Галиуллинга котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырды. ОП кадрлар бүлеге җитәкчесе евгений Сабирова ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР МВД министры Артем Хохорин имзасы куелган котлау открыткаларын укыды. Алексей Анатольевич бүләк сыйфатында ветеранга "фронт" күчтәнәчләре салынган вещмешок тапшырды....
-
Эш тулы көченә бара
"Кама" ООО төзүчеләр бригадасы район үзәк сырхауханәсе каршындапатологоанатомик моргның модульле бинасы төзелешен тәмамлап килә. Бригадага Марат Ганибаев җитәкчелек итә: "Берәр атнадан эшебез төгәлләнәчәк. Суүткәргеч һәм җылыту системасын тоташтырасы, әйләндереп аласы һәм территорияне төзекләндерәсе калды.Җиһазларны җитештерүчеләр куячак". -Җиһазларга "Азнакайнефтьмаш"заказ бирдек, алар ук куячак,- ди хуҗалык эше буенча баш табиб урынбасары Шәүкәт...
-
Бераз суытачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының берникадәр үзгәрүен фаразлый. Бүген, 6 май көнне, Татарстан районнарында һәм Казанда төньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-17 метрга (Казанда - 15) кадәр җитәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы да бар. Һава температурасы бүген көндез...
-
Татар Макдональдсы ачылачак
Бу җәйдә Казанда «Түбәтәй» исеме астында милли «фаст-фуд» челтәрен ачарга җыеналар. Кунакларга татар халык ашларын һәм хәләл гамбургерлар тәкъдим итәчәкләр. Кафеларның бизәлеше, хезмәткәрләрнең киемнәре милли стильдә, ашау савытларында татар классикларының цитаталары язылган булачак дип белдерелә. Кешеләргә өч телдә хезмәт күрсәтәчәкләр: татарча, урысча һәм инглизчә. Казанда - 15, Татарстан буенча 10лап...
-
Үлемсез полк
Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан карт бабалары һәм дәү әтиләре фоторәсемнәреннән стенд әзерләде.
-
"Бу көн өчен рәхмәтлебез" акциясе
Затон мәдәният йорты каршындагы "Вообрази" балалар театр коллективы 5 майда "Бу көн өчен рәхмәтлебез" акциясе үткәрде. Балалар графика техникасында дүрт юллы шигырь белән хәрби темага рәсем ясап, аларны йортлар подъездларына һәм оешмаларга элеп чыкты.
-
Юбилей тантанасында
7 майда Казанда М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика чарасы үткәрелә. Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов җитәкчелегендәге делегация катнашачак. Аның составында Кече Салтыктан Наилә Мәннапова, Келәнчедән Люция Габидуллина, Кама Тамагыннан...