6 март 2015 яңалыклары
-
Театр коллективларының район смотр-конкурсы
Агымдагы елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында мәдәният бүлеге театр коллективлары сморт-конкурсы игълан итте. Конкурста 20 җирлек катнаша. 4 мартта Куйбышев Затон штпның Столяров ис. клубында тамашачылар һәм жюри хөкеменә Л.Д. Никольскаяның "Исән калырга тиеш" ("Должна остаться живой») әсәре буенча әзерләнгән спектакль күрсәтелде.
-
ТР прокуратура хезмәткәрләрнең “Кызыл ромашка” үзешчән сәнгать конкурсы
7 мартта Буада ТР прокуратура хезмәткәрләренең үзешчән сәнгать конкурсының чираттагы этабы үткәрелә. Район мәдәният йорты сәхнәсендә "буа" зонасы прокуратура хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары чыгыш ясаячак. Әлеге зонага Буа шәһәр прокуратурасы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары прокуратурасы керә.
-
“Ничек яшисең, ветеран?” ветеран акциясе башланды
1 марттан 15 апрельгә кадәр "Ничек яшисең, ветеран?" акциясе башланды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм хезмәткәрләре районда яшәүче сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучыларның ол хатыннарының торак шартларын ткшерү эше алып бара.
-
Тагын берк ат биологик агулар турында
5 мартта ТР Россельхознадзор белгечләре һәм галимнәре авыл җирлеге башлыклары өчен семинар үткәрде. Очрашуның төп темасы җитләк-җимеш һәм яшелчә культуралары корткычларын каршы көрәштә химик агулардан биологик агуларга күчү. Галимнәр үз участокларында химия куллануның нигә китергәнлдеге хакныда сөйләде.
-
Районның тагын биш гаиләсе ана капиталына ия булды
5 мартта тантаналы шартларда ана (гаилә) капталы сетиификатлары тапшырылды. Бу юлы районның тагын биш гаиләсе 453,026 мең сумлык ана капиталы акчасын куллану мөмкинлегенә ия булды. Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белән берлектә районның биш ншәни гражданына гомер бүләк иткән әниләргә тантанлы шартларда...