6 февраль 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы пенсия фонды идарәсендә эшкә йомгак ясалды
Кама Тамагы һәм Апас районнарында пенсия фонды идарәсендә йомгаклау җыелышы үткәрелде. Аның эшендә МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов һәм ТРда ОПФР идарәчесе урныбасары Асия Вәлиуллина катнашты. Җыелышта 2014 елда УПФР эшенә йомгак ясалды һәм 2015 елга төп юнәлешләр билгеләнде. Шулай ук иң яхшы хезмәткәрләргә һәм ветераннарга мактау...
-
Кама Тамагы районында баннерлар конкурсы
Кама Тамагы районы мәгариф идарәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңүнең таныш йөзләре" дип исемләнгән тарихи-патриотик акция кысаларында конкурс үткәрелде. Укытучылар һәм укучылар "Җиңү елъязмасы тоныкмас» дип аталган мәгълүмати баннерлар ясаган. Конкурста 11 мәктәп катнашты. Баннерлар эчтәлеге басма материал, фотографияләр күләме, район яки мәктәп символикасы, балалар рәсемнәре һәм азат итүче...
-
Чираттагы дата хөрмәтенә
1989 елның 15 февралендә Афганстан Республикасында үзләренең интернационал бурычларын үтәгән совет гаскәләрен чыгару тәмамланды. Әлеге вакыйганың егерме алты еллыгы хөрмәтенә 2015 елның 14 февралендә РДКда сәгать 10да сугышчы-интернационалистлар, район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында чара үткәреләчәк.
-
Беренче тапкыр беренче сыйныфка
1 февральдән барлык мәктәпләрдә беренче сыйныфка кабул итү турында гаризалар ала башладылар. Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларны беренче сыйныфка алу 1 февральдән 30 июньгә кадәр гамәлгә куела. 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр беренче сыйныфка башка территориядә яшәүчеләрне буш урыннар булганда гына алалар. Әлеге вакыт РФ Мәгарифы һәм фән министрлыгы боерыгы...
-
Зарядкалар конкурсы
"Зарядка бас!" девизы астында Затон урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары арасында конкурс үткәрелде. Укучылар үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә укучыларның иртәнге зарядкасы өчен күнегүләр комплексы әзерләп, аны жюри хөкеменә тәкъдим итте. Күңелле музыка, шат авазлар һәм алкышлар конкурска бәйрәм кәефе өстәде.
-
Ветеранда кунакта
Кирельск мәктәбе укытучылары В. Кәримуллина, Н. Лукоянова, С. Савельева, Н. Савельева һәм 9 сыйныф укучысы Михаил Родионов Бөек Ватан сугышы веераны Николай Матвеевич Николаев янында кунакта булды. Николай Матвеевич 39 ел Кирельск авылында гомер итеп, хәзер Кама Тамагы штпда яши. Әңгәмә вакытында ветеран һәм аның хатыны Александра Дмитриевна хатирәләре белән...
-
Сак булу беркайчан да комачауламый
Хөрмәтле Кама Тамагы районы халкы! "Террорлыкка каршы" бүлектә террорлык куркынычы дәрәҗәсе булганда гражданнар нинди гамәлләр башкарырга тиешлеге күрсәтелгән белешмә өстәлде.
-
Павел Лоханов район яшьләре белән очрашты
5 февральдә МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов район яшьләре белән очрашты. Очрашуда районның яшь буынын борчучы кайбер көнүзәк проблемалар яктыртылды. Барлык сорауларга анык җаваплар бирелде һәм аларны үзл итү юллары күрсәтелде. Очрашуда "Татарстан Республикасы яшьЛәре һәм уңышлылары" дип исемләнгәнтөбәк иҗтимагый хәрәкәт презентациясе күрсәтелде. Әлеге хәрәкәт проектында катнашу...
-
Орлыгына күрә уңышы
Бакча сезонына әзерлек башланды. Көзен мул уңыш алу өчен иң элек бүген сатуда киң ассортименты тәкъдим ителгән яшелчә, чәчәк культуралары орлыгын дөрес сайларга кирәк. "Россельхознадзор»ның ТР буенча идарәсенең фитосанитар һәм бөртек сыйфаты күзәтчелеге һәм орлык контроле бүлеге дәүләт инспекторы Айрат Хәмиев әйтүенчә, закон буенча селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән авыл...
-
Кама Тамагында янгын гидрантларын кар күмеп киткән
Кичә «Коммуналь челтәрләр" ААҖ эшчеләре янгын сүндерү хезмәткәрләре белән берлектә Кама Тамагында янгын гидрантлары һәм пирслары өчен кулланылучы суүткәргеч системасы коеларын тикшерде. Шундый 17 кое кардан чистартылып, гидрантлар кушу мөмкинлегенә тикшерелде. Аларның өчтән бере төзек түгел. Кайдадыр краннарның түбән булуы нәтиҗәсендә гидрантны тоташтырып булмый, кайдадыр краннар җимерек. Саклык банкы янындагы...
-
Җиңүнең 70 еллыгына карата
5 февральдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү буенча район комиссиясе утырышы булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов үткәрде. Утырышта республика башкаласыннан чакырылган белгечләр катнашты. Алар бөек датага кайбер чараларны, аларга әзерлек һәм үткәрү варинатларын тикшерүгә тәкъдим итте. Әлеге мәсьәлә буенча Мәдәният академиясенең өстәмә белем бирү...
-
Яшә әле туган авылым
Красновидовода Горький музеенда авылга һәм аның проблемаларына багышланган "Яшә туган авылым" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чираттагы очрашу темасын музей директоры Ольга Гришукова үзе сайлаган. Чарада Красновидово мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары, авылның өлкән яшьтәге кешеләре, "Кама Тамагы" АХПның Красновидово бүлекчәсе вәкилләре катнашты. Иң элек Ольга Николаевна укучыларга анкета үткәрде. Чарада катнашучылар...