6 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Юбилее котлы мөбарәк булсын!
Кыртапа авылында гомер итүче кадерле әтиебез Хәсәнҗанов Зөфәр Заһир улына 9 гыйнварда 55 яшь тула. Кадерлебез! Ихлас йөрәктән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, әниебез янәшәсендә пар канатлы булып, бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез. Әтиебез! Син безнең таяныч...
-
Фән һәм техника дөньясында булдылар
Затон урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә Казанның мавыктыргыч фән һәм техника йортында булды. Укучыларга кызыклы экскурсия үткәрделәр. Алар профессор Доуэль башын карады. Аннары ябык киңлектә булды, чын самолетка утырып карады, ясалма пианинода уйнады, серле бүлмәдә булды. Биредә алар шәхси язылып, авиотренажерны сынап карарга мөмкин. Хезмәткәрләр балалар...
-
Кышны лагерь үз эшен төгәлләде
Менә мәктәп яны лагерындагы смена да ахырына якынлашты. Затон урта мәктәбендә дә ул үз эшен тәмамлады. Хушлашулар моңсу булса да, төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Кыш бабай һәм Кар кызы чыршы тирәли биеде, җырлар башкарылды. Бәйрәм ахырында балаларның һәрберсенә тәм-томлы бүләкләр тапшырылды.
-
Балалар ялы
Олы Кариле урта мәктәбендә районның калган мәктәпләрендәге кебек үк кышкы мәктәп яны лагеры эше оештырылган иде. Менә ул үз эшен инде төгәлләде дә. Анда балалар төрле уеннарда, конкрусларда катнашты, саф һавада чаңгыда йөрде һәм чанада рәхәтләнеп шуды.
-
Кышкы уеннар
Таудан җилдертеп чана шуу турында хәтта өлкәннәр дә хыяллана. Ә менә Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары хыялланып кына калмыйча, аны рәхәтләнеп тормышка да ашыра. Сез аларны таудан чана шуган вакытта күрәсез
-
Бәйрәмнәргә көтеп калабыз
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре каматамагылыларны һәм кунакларны массакүләм яңа ел күңел ачу чараларында катнашырга чакыра. Программада каралган Кыш бабай һәм Кар кызы, башка әкият геройлары, узып киткән ел символы Ат һәм быелгы ел символы Кәҗә, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, кызыклы конкурслары һәм саф һавада төрле уеннар сезне бәйрәм атмосферсына алып керер,...
-
Гагарин урамында Яңа ел тамашасы
4 гыйнварда район үзәгенең Гагарин урамында яшәүчеләр өчен үзәк сырхауханә янында Яңа ел тамашасы үткәрелде. Өлкәннәр һәм балалар яңа ел уеннарында бик теләп катнашты, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрде, конкурсларда катнашты. Бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралашты.