5 октябрь 2014 яңалыклары
-
Игелек хакына
Авылара үзәк китапханәдә өлкәннәр көненә карата китапханә хезмәте ветераннары белән "Игелек хакына" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Алар дустанә чәй табыны артында үзләренең хатирәләре, бүгенге мәшәкать һәм яңа мавыгулары турында сөйләде. Алар өчен Светлана Курчаева җыр башкарды. Ветераннарга истәлек бүләкләре тапшырылды. Әлеге чара иганәчесе -"Кама Тамагы төзелеш гипсы заводы" ООО.
-
“Сезнең тәкъдим» акциясе
Кадет мәктәбендә шундый исемле акция үткәрелде. Аның максаты - мәктәптә үткәрелүче чаралар турында кадетларның фикерен һәм тәкъдимнәрен белү. Моның өчен мәктәп фойесында "Тәкъдимнәр әрҗәсе" куелган иде. Укучылар теләкләре язылган язуны шунда сала алды. Моннан соң теләкләр әрҗәсе ачылып, барлык тәкъдимнәр өйрәнелде һәм исәпкә алынды. Хәзер мәктәп чараларын планлаштырганда мәктәп укучылар...
-
Мәктәптә үзидарә көне
Рудник мәктәбендә күп еллар инде Укытучылар көне алдыннан үзидарә көне үткәрелә. Быел да искәрмә булмады. 11 сыйныф укучылары әлеге чара программасын эшләде. Котлаулары белән бәйрәм концерты булды.
-
Күңелләргә җылы иңдерик
Үз көчләрен һәм белемнәрен халкына һәм яшь буынга багышлаучыларны хөрмәтләү көнендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Күңелләргә җылы иңдерик" исемле чара үткәрелде. Бәйрәмдә тернәкләндерү курсы узучы өлкәннәр, шулай ук социаль тармакта эшләп пенсиягә чыгучылар чакырылды. Чараны җылы котлау сүзләре белән директор урынбасары Зөлфия Миңнуллина ачты. Чарада катнашучылар яшьлектәге җырларын искә...
-
Укытучыларны котладылар
Узган шимбәдә кадет мәктәбе укучылары укытучыларына Укытучылар көненә багышланган концерт бүләк итте. Кадет мәктәбе актлар залы укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре белән тулысынча тулган иде, шулай ук кунаклар - мәктәп укучыларының ата-аналары да килгән иде. Чарада мәктәпнең барлык сыйныфлар диярлек катншаты. Барыннан да элек 5-6 сыйныф укучылары үзләренең артистлыклары һәм таланты белән...
-
Ачык ишекләр көне
3 октябрьдә кадет мәктәбендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Әлеге чара ТРда Россия МЧС ГИМС хезмәткәрләре тарафыннан планлаштырылды һәм үткәрелде. Оештыручылар кадет мәктәбе укучыларын МЧС системасы эше белән таныштырды. Әлеге бүлекчә җитәкчесе Нияз Нуриев аз күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре алдында торган бурычлар турында сөйләде. Чара кызыклы булды, укучылар Россия...