Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе
2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты. Без, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары, түбәндәгеләрне җиткерәбез: - татар халкының бердәмлегенә, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга...