5 апрель 2015 яңалыклары
-
Красановидово мәктәбендә сугыш темасына багышланган викторина үткәрелде
Красновидово төп мәктәбендә сыйныф җитәкчесе Л. Кудрявцева җитәкчелегендә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан суыгышы" викторинасы үткәрде. Укучылар сугыш кораллары төрләре турындагы табашмакларга җавап тапты, батырлык кылган каһарманнар турындагы сорауларга җавап бирде, герой шәһәрләр исемен атады.
-
Затон урта мәктәбендә биология атнасы башланды
Затон урта мәктәбендә Елена Шәрәфетдинова җитәкчелегендә "Биология атналыгы" башланды. Ел саен бу атнада Елена Михайловна укучылар өчен кызыклы чаралар әзерли. Бу юлы да ул атнаның беренче көнендә 10 сыйныфта "Яшел планета" дәресе үткәрде. Укучылар биремне үтәгәндә һәм сорауларга дөрес җавап биреп, планетаны чүп-чардан чистартты. Дәрес ахырында плакатлар ясады һәм Идел...