5 март 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм малайлар әниләрен 8 март бәйрәме белән котлыйлар (видео)
-
Кама Тамагы авылларына инновацияләр
3 мартта районда РФ һәм ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы агросәнәгать комплексы авыл хуҗалыгын консультацияләү һәм кадрларны кабат әзерләү Федераль үзәге белгечләре агросәнәгать комплексында инновацияләр өлкәсендә үз эшләнмәләрен тәкъдим итте.
-
Кама Тамагында Тәмте авылы мәдәният йортында капиталь ремонт эшләренең кызган чагы
- Бинаның икенче катында эчке эшләр тәмамлану алдында тора, - ди "Кама" ҖЧШ баш инженеры Рамил Галимов. - Стена, идән, түбә эшләре тәмамланды, яңа электр үткәргеч монтажланды. Беренче каттагы тамаша залында идән алыштыру эшләре бара. Тренажер залы урнашкан бинаны ремонтлау мәсьәләсе ачык кала.
-
2015 елда Кама Тамагында алкоголь продукциясе сату 18,8 мең дал тәшкил иткән
2015 елда Кама Тамагы муниципаль район территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы мәгълүматлары буенча алкоголь продукциясе сату 18,8 мең дал тәшкил иткән яки 2014 ел дәрәҗәсенә карата 94 процент. Шуның 12,1 мең далы Татарстан аракысы яки 99 процент. Читтән кергән аракы 2014 ел белән чагыштырганда сизелерлек кимегән...