5 март 2015 яңалыклары
-
Март безгә чәчәкләр бүләк итсен
4 мартта халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлегенеә хезмәт инструкторы Әлфия Гыймадиева "Март безгә чәчәкләр бүләк итсен..." дип исемләнгән конкурс үткәрле. Тернәкләндерү курслары узучылар төрле конкурсларда бик теләп катнашты. Мәхәббәт һәм яз турындагы җырлар башкардылар, бер-берсенә матур схзләр әйттеләр, яшьлек чорларындагы көйләргә биеделәр. Әлеге чарадан көне буена җитәрлек...
-
Икеләтә җиңү
3 мартта Красновидово мәктәбе укучылары КНИТУда үткәрелгән республика конкурсы финалында катнашты. Укучылар берьюлы ике номинациядә көч сынашты. "Халык уеннары" номинациясендә 1 урын (укытучылары А. Макарова һәм 3 сыйнф укучысы И. Корбанов), "Минем ачыш" номинациясендә - 2 урын (укытучы Н. Оленина һәм 9 сыйныфның "Туган якны өйрәнүчеләр" командасы) алдылар.
-
Яңа традициягә старт бирелде
8 март бәйрәме алдыннан "Акчарлак" спорт комплексында волейбол буенча хатын-кызлар турниры үткәрелде. Анда Куйбышев Затон, Красновидово, Тенеш, Кама Тамагыннан 7 җыелма команда катнашты. Иң көчлеләрне ачыклау буенча көрәш 6 сәгать дәвам итте. Нәтиҗәдә беренче урынны таучылар поселогының мәктәп яшьләр командасы алды. "Көмеш" - елгачылар командасында, "бронза" исә - Кама Тамагы...
-
Яңа башлангычлар вакыты җитте
Павел Лоханов: Бүгенге очрашу барлык катнашучылар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. 4 мартта, алдан планлаштырганча, эшмәкәрләрнең район конференциясе үткәрелде. Аны МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов ачты. -Районда эшләүчеләрнең биштән бере эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Кече һәм урта эшмәкәрлек өлешенә җитештерелгән продуктларның 21,5 проценты туры килсә дә, җирле бюджетның үзкеремендә...
-
Ана телебезне саклыйк!
Олы Карамал авылында халыкара туган тел көненә багышланган "Тел- безнең гомер юлдашыбыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Залда "Туган тел- иң татлы тел" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә авылдашлар, китап укучылар, әдәбиятне хөрмәт итүчеләр җыелды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигыренә язылган "Туган тел" җырын тәрбияче Фәхретдинова Гүзәл апалары белән...
-
Аның куллары шифалы
Ачык йөзле, аралашучан Зөлфия Заһидуллина халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли. Ул хезмәттәшләре арасында ныклы абруй, күпсанлы пациентларының олы хөрмәтен казанган. "Бик яхшы массаж ясаучы барын белеп килдек сезгә", - мондый сүзләрне безгә еш ишетергә туры килә". -ди директор урынбасары Зөлфия Миңнуллина. Без массаж кабинетына юл алдык."Узыгыз, эш графигым минутлап...