5 февраль 2016 яңалыклары
-
Куйбышев Затон штпда яшәүче кадерле әниебез Хәйруллина Миләүшә Мәҗит кызына 5 февральдә 45 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, шатлык-бәхетләр телибез. Киләчәктә дә әтиебез белән пар канатлы булып, без - балаларыңның игелеген күреп, туганнар белән аралашып, муллыкта, тынычлыкта яшәргә язсын. Кайгы-хәсрәт килмәсен, йөзеңнән шат елмаю чаткылары сүрелмәсен. Әни, син бит тормышыбыз яме, Безнең өчен олы...
-
2 февральдә Кама Тамагы районы Рудник урта мәктәбендә батырлык айлыгына багышланган волейбол ярышы үткәрелде
Ярышта укучылар һәм районның яшь укытучылары командалары катнашты. - Мондый очрашулар балаларга һәм укытучыларга үзара якынаю мөмкинлеге бирә. Укытучылар үрнәгендә укучылар спорт белән шөгыльләнүгә тартыла. Шунысы шатлыклы, соңгы вакытта мондый очрашулар күп үткәрелә, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты хөкемдар Радик Зиннәтуллин. - Яшь мәгариф хезмәткәрләренә карата уңай караш күзәтелә,...
-
Кама Тамагы Осинники авылы кул осталары
Осинникига кайчан килмә, клубта һәрвакыт җирле кул осталары эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмәне күрергә була. Бу юлы да стендлар сәйлән белән чигелгән картиналар, чигү эшләре, оригамилар белән тулган иде. Барысы арасыннан Нина Маркина эшләре аерылып тора. Аның чигү эшләре сәйлән белән чигелгән иконалар, акрил буяулар белән буялган картиналар, ясалма замшадан ясалган эшләнмәләр...
-
Кама Тамагы Сөйки мәктәбе укучыларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау турында сөйләделәр
Сөйкидәге аерым пост җитәкчесе Радик Әхмәтҗанов Сөйки урта мәктәбе укучылары алдында "Янгыннан саклану елы"на багышланган ачык дәрес үткәрде. Дәреснең максаты - тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгын пропагандалау. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләп, мәктәптә һәм өйдә янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар, ут сүндергеч белән файдаланырга өйрәттеләр.
-
«Урам утларын торгызу» республика программасы Кама Тамагы районы территориясендә 12 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә 5 млн.сум күләмендә тормышка ашырылачак
"Татарстан Республикасы торак пунктларында урам утларын торгызу" республика программасында безнең район беренче ел гына катнашмый. Программа халык тарафыннан күптән көтелгән һәм таләп ителгән иде. Бу мәсьәлә районның авыл һәм шәһәр җирлекләрендә үткәрелгән җыелышларда да күтәрелеп килде. Урамнарга энергия саклаучы диодлы лампалар куелган авылларда яшәүчеләр бик канәгать, алар якты урамнардан курыкмыйча...
-
Кама Тамагы район үзәк китапханәсендә авыл китапханәләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе узды
Район китапханәләренә халыкның күпләп һәм яратып йөрүе китапханә хезмәткәрләренең үз эшчәнлекләрендә яңа эш формалары, интерактив чаралардан никадәр уңышлы файдалануына бәйле. 4 февральдә район үзәк китапханәсендә авыл китапханәләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда китапханәләр эшчәнлегенә йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.