5 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Раштуага багышланган чара
Сөйки урта мәктәбенең кышкы мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен Раштуа бәйрәменә багышланган чара үткәрелде. Анда 5-6 сыйныф укучылары өчен төрле конкурслар оештырылган иде.
-
Иске Казиле мәктәбендә кышкы каникул вакытында ничек ял итәләр?
Иске Казиле урта мәктәбендә кышкы каникул вакытында балалар ялы актив оештырылган. Укучылар волейбол ярышларында, чаңгыда шууда, саф һавада төрле уеннарда катнашкан.
-
Кышкы каникул вакытында
Кышкы каникул көннәрендә Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары "Акчарлак" спорт комплексында ял итте, тимераякта шуды, төрле спорт уеннарында катнаша. Әлеге рәсем 5 сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Марина Булатова белән бассейнда ял иткән вакытларында төшереп алынды.
-
Красновидово музее кунаклар кабул итте
1 гыйнварда Красновидованың Горький музеенда Казаннан килгән туристлар төркеме кунакта булды. Кама Тамагы районы кунаклары арасында булган өлкәннәр дә, балалар да авыл музее экспонатларын зур кызыксыну белән карады, уеннар һәм конкурслардан төзелгән Яңа ел программасында катнашты, борынгы рус җырларын башкарды, кышка һәм кыш көне үткәрелүче бәйрәмнәргә багышланган мәкальләр һәм әйтемнәрне...