4 декабрь 2014 яңалыклары
-
Газета - барлык көнүзәк мәсьәләләр бер урында
Газета һәм журналларга язылыгыз. Язылу турында мультфильм карау өчен : https://www.youtube.com/watch?v=YQJV_z9rgw8&app=desktop адресына керегез
-
Инвалидлар көненә карата
3 декабрьдә Сөйки мәдәният йортында китапханә һәм мәктәп белән берлектә әзерләнгән чара үткәрелде. Чара дустанә шартларда узды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Диана Евсеева,Егор Сорокин, Артур Борнашев, Данил Оленев, Владислав Михайлов, Камилә Абзалова һәм Надежда Вавилова җырлады, Н.Борисова һәм Е. Сорокина игелеклелек, кешелек сыйфатылары турында шигырьләр укыды. Чара чәй табыны артында дәвам...
-
Хәтер вахтасы
Сөйки урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучыларының"Хәтер вахтасы" исеме астында утырышы булды. Чара Билгесез солдат көненә багышланган иде. Укучылар Сөйки авыл җирлегендә урнашкан билгесез солдат һәйкәлен төзекләндерү һәм карап тору планын төзеде. Әлеге чара кешелек кыйммәтләренең мәңгелек булуын, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен һәлак булганнарның батырлыгын данлауны раслый.
-
«Мәдәни көндәлек»кә билге
Тәмте урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары бу атнада «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» акциясе кысаларында Красновидово авылында М. Горький музеенда булдылар. Музей директоры Ольга Гришукова балаларга бөек рус язучысы Максим Горький тормышы һәм иҗаты турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Беренче сыйныф укучылары инде онытылып барган каләм белән язу осталыгын үзләштерде. Сәяхәт...
-
Волейбол буенча район беренчелеге
Кичә "Акчарлак" комплексында 1998 елда һәм аннан соң туган егетләр арасында волейбол буенча райн беренчелеге үткәрелде. Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны Олы Салтык, икенче урынны Олы Кариле һәм әченче урынны кадет мәктәп-интернаты командасы алды.
-
Бәйгедә җиңде
Куйбышев Затон штпдагы "Родничок" балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Лебедева "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2014" темасы буенча рус телле тәрбиячеләрнең муниципаль һөнәри осталык конкурсында беренче урынны алды.
-
Беренче сыйныф укучысы көне
Кичә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Беренче сыйныф укучысы көне кысаларында беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә туган якны өйрәнү музеенда кунакта булды.
-
Билгесез солдат. Кем ул?
3 декабрьдә илебездә беренче тапкыр истәлекле дата - Билгесез солдат көне билгеләпүтелде. Ул «Россиядә хәрби дан көне һәм истәлекле даталар турыда»гы Федераль законның 1.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» 04.11.2014 елның 340нчы федераль закон белән билгеләнгән. 3 декабрьдә кадет мәктәбендә 10 сыйныф укучылары тәрбияче А.Н. Киселев җитәкчелегендә «Билгесез солдат. Кем ул?»...