4 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Хезмәт кешене бизи
Абыз авылындагы Олы Салтык бүлекчәсенең ындыр табагы районда орлык эшкәртү буенча иң зур комплексларның берсе. Биредә "Кама Тамагы" АХПга кергән хуҗалыкларның киләсе уңышы формалаша.
-
Шигърият почмагы
ТАУЛАР... (Туфан ага Миңнуллинга) Очраштырды фәрештәләр әллә, Көтмәгәндә, уйламаганда? Җылыта икән җанны йолдызлар да, Кышкы төндә, юл уңмаганда. Сизә иде күңел, тоя иде, Дус-ишләргә юмартлыгыңны. Ике куллап бүләк итеп бирдең, "Кырларыңны-тугайларың"ны. -Урманнары, тургайлары белән, Булсын сиңа, дидең, тулаем. "Ылгыма"ны оныта алмаганны, Сизгәнсеңдер, якташ, мөгаен. "Тау-ягы"ның якты йолдызларын, Төнлә түгел, көндез...
-
Авылым
Авыл баласы - авыл баласы инде. Кай тишеккә генә барып төртелсә дә бары үзенекен кайгырта. Авылдан берәр кая кунакка чыгып китәсе булса да "Сыерларны кем карар?", "Аларны савасы да бар бит" диеп чыгып барган җиреннән кире борылып керергә дә мөмкин. Яисә "Кышны чыгарга кирәк" дип, Универсиада эшчеләре сыман, 24 сәгатьне...
-
Төгәлсезлекләрне бетерергә
Җәй айларында район судында "җир эшләре" буенча мәсьәләләр аеруча еш каралды, ягъни җир участокларына хуҗа булу һәм аннан файдалану фактларын тану турындагы мәсьәләләр. -Авылларда ата-анасы үлгәннән соң милекне рәсмиләштерү турындагы проблемалар еш килеп чыга,-ди судья ярдәмчесе Илмира Тәхәветдинова. -Варислар күпчелек очракта нотариуска мөрәҗәгать итүнең алты айлык вакытын үткәреп җибәрәләр, шул...
-
«Пионерлы, комсомоллы гомер сагындыра»
Узган атнада муниципаль район башлыгы исеменнән аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов Көрәле авылында яшәүче Вәкил Сабировны 80 яшьлек юбилее белән котлап, аңа кыйммәтле бүләк тапшырды.
-
Рекордка ирештеләр
Август ае "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ өчен предприятие тормышында әһәмиятле икътисадый вакыйга белән истә калыр. Кама Тамагы гипс ятмаларын эшкәртү тарихында беренче тапкыр, ә бу 100 елдан артык, хезмәт коллективы һәм судно-транспорт компанияләре тырышлыгы белән бу айда предприятие гипс ташы чыгару һәм аны кулланучыларга озату күләме буенча рекордлы күрсәткечләргә...
-
Авыл хәбәрләре
Киләсе ел уңышы өчен Районда план буенча 9458 гектар мәйданда уҗымнар чәчелергә тиеш. Бу эшләр оптималь агротехник срокларда төгәлләнергә тиеш булса да, бу вакыт узып китте. Кичәге көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4862 гектарда арыш һәм 2240 гектарда бодай чәчелгән. Барысы 7102 гектар тәшкил итә....
-
Балаларны яклап
Балигъ булмаганнар эше һәм аларны яклау, аларның хокуклары буенча район административ комиссиясе ел башыннан 12 утырыш үткәрде. Аларда үз балаларына тиешле тәрбия бирмәгән гаиләләр чакырылган иде. Административ хокук бозулар буенча (балигъ булмаганнарны спиртлы эчемлекләр куллануга тарту, балигъ булмаганнарның җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргәннәре өчен) 27 материал тутырылды.
-
Су юлында
Навигация башыннан Кама Тамагы - Казан маршруты буенча тизйөрешле елга транспорты хезмәтләреннән 1061 кеше файдаланган. 165 мең сумлык билетлар сатылган, Казанга билет бәясе 165 сум, ташламалы билет-82 сум 50 тиен. 1 сентябрьдән тизйөрешле суднолар графигына үзгәрешләр кертелде. Эш көннәрендә 2 рейс: 9.50 һәм 15.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә тагын бер өстәмә...
-
Хәерле юл!
1 сентябрьдә райондагы барлык мәгариф учреждениеләре укучылар өчен ишекләрен ачты. Агымдагы елда беренче кыңгырау 1650 укучы өчен яңгырады.