Г. Тукай туган көне хөрмәтенә Кама Тамагы район үзәгендәге ял паркында бәйрәм чарасы булып узды
Биредә бәйрәм чарасына килүчеләрне зур Тукай портреты каршы алды.
Шунда ук китап күргәзмәсе оештырылган, укучы балаларның Тукай әсәрләре буенча ясалган һәм рәсемнәр күргәзмәсе кул эшләнмәләре урнаштырылган иде. Тукай шигырьләренә җырлар яңгырый. Кулларына шарлар, шагыйрь әкиятләре геройлары төшерелгән нәни флаглар тоткан балалар шау килә, карусельдә әйләнәләр. Тукайның тормышында тарихка кереп калган...