4 апрель 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы урта мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр
Кама Тамагы урта мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмне үткәрүне Марина Александровна Булатова җитәкләгән 6нчы сыйныфка йөкләдек. Үткән ел, сценарийда күбрәк баланы катнаштыру максатыннан чыгып, укучылар үзләре яңа персонажлар уйлап тапкан һәм аларны рус телле балаларга тапшырган булсалар, быел игътибарны төрле уеннарга юнәлттек. Укучылар, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, тамашачыларыбыз - башлангыч сыйныфлары...
-
Кама Тамагы районы Каратал авылында урнашкан янгыннан саклауның аерым бүлеге хезмәткәрләре ачык дәрес үткәрде
Язгы-җәйге - янгыннар килеп чыгу куркынычы зур булган чор. Каратал авылында урнашкан янгыннан саклауның аерым бүлеге хезмәткәрләре 31 март көнне Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән бу темага ачык дәрес үткәрде. Балаларга янгыннан саклану чаралары, янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлаттылар. Янгын...
-
Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары сынатмый (фото)
30 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Кызыл тышлы дәфтәрдән" (журналистика) номинациясе буенча Т.Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның lll республика конференциясе уздырылды. Анда Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Салават Кадыйров һәм 10 сыйныф укучысы Гөлия Хөснуллина катнашты. Кунакларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында экскурсия уздырылды. Алар музей, китапханә,...
-
Агымдагы елда Кама Тамагы районы территориясендә юл-патруль хезмәте белгечләре тарафыннан исерек хәлдә машина йөртүчеләргә карата 57 беркетмә төзелгән
Чагыштыру өчен: 2016 елның I кварталында 9 беркетмә судка җибәрелгән. Хәтта җиңелчә генә исерек халәттә булу һәм транспорт белән идарә итүнең бер-берсенә капма-каршы булуы тикшерүләр тарафыннан исбатланган. Канда аз күләмдә алкоголь булу да күрү-хәрәкәт координациясенә тәэсир итә. Машина йөртүченең реаль вакытны тою сәләте югала, күрү начарлана, эшкә сәләт кими, мускул...
-
Иртәгә Кама Тамагы үзәк китапханә бинасында ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов гражданнар кабул итә
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (үзәк китапханә бинасы) ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов гражданнар кабул итә. Кабул итү сәгать 11.00дә башлана. Алдан язылу өчен телефон: 2-17-08.
-
Кама Тамагы Идел яры нинди булыр
Районда булган күп гүзәл табигый почмакларның матурлыгын һич тә киметмичә, Идел елгасы ярын халыкны үзенә җәлеп итүче урыннарның берсе дип бәялибез. 2003-2006 елларда аны тагын да төзек һәм кулай итү өчен ярны ныгыту эшләре башланган иде. Кызганычка каршы, бу эшләр күп кенә сәбәпләр буенча тәмамланмады. Ниһаять, агымдагы елда эшләр кабат...