4 апрель 2014 яңалыклары
-
Сайлауга әзерләнәбез
4 апрель көнне районда "Территориаль, участок сайлау комиссияләрен укыту" темасына семинар булды. Аның эшен ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары һәм сәркатибе Валентина Каменькова һәм Надежда Борисова алып барды.
-
Чираттагы утырыш узды
4 апрель көнне район социаль тернәкләндерү үзәгендә күзәтү советы учреждениесене I квартал йомгаклары буенча утырышы булып узды. Беренче кварталдагы эшчәнлеккә анализ ясалды, алга таба бурычлар , план билгеләнде.
-
Технологияләр заманы
Пенсиягә чыккач тормыш башлана гына, яңа мөмкинлекләр брлыкка килә, буш вакыт та күбәя. Бүген тормышны компьютер һәм интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Актив һәм кызыксынучан өлкән яшьтәгеләр дә заман белән бергә атларга омтыла, компьютерны үзләштерергә тырыша. Безгә аларга сокланырга гына кала. Бүген район туган якны өйрәнү музеенда компьютерга...
-
Балалар бакчасына алтын медаль
Кама Тамагы бистәсенең "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Вәсилә Галиуллина "Киләчәккә карап" исемле Бөтенроссия форумында катнашып, аның финал өлешенә Санкт Петербург шәһәренә барды. Форумда Россиянең 48 төбәгеннән мәгарифнең мәктәпкәчә яшьтәге учреждение мөдирләре катнашты. "Кояшкай" балалар бакчасы әлеге конкурста лауреат булып алтын медаль, ә Вәсилә Мәрхәб кызы "Ел мөдире -2013" мактау билгесенә...
-
Солдат батырлыгы халык күңелендә
Безгә ветераннар исән вакытта аларның хәрби биографиясен, Бөек Ватан сугышы елларында ичек атырларча сугышуларын, Җиңүгә нинди бәягә ирешелүе турында күбрәк белеп калырга кирәк. Бүген сүзебез Келәнче авылында яшәүче Вазыйх Җиһанша улы Ногманов турында. Вазыйх Ногманов 1927 елның 20 мартында Җиһанша һәм Фәхриҗамал Ногмановлар гаиләсендә дөньяга килә. Ул хезмәт сөючән булып...
-
Мини мисс 2014!
"Салават күпере" балалар бакчасында хәзер әнә шундый исемле фестивальга әзерлек бара. Программа биш төп чыгышны үз эченә ала: иҗади осталык, оригинальлек, уйлап табучы, кием дизайны, матур сөйләү, хәрәкәт. 4-6 яшьлек нәниләр конкурска тырышып әзерләнә.
-
Якташ юбилярлар - танылган шәхесләр
Кама Тамагы районы элек-электән искиткеч матур табигате белән дан тоткан, Идел белән Кама елгалары кушылган матур урында урнашкан туган ягыбыз. Чиксез су киңлекләре, Лобач тавының текә-матурлыгы, яшеллекнең хуш исләре, урманнары, җиләкле, чәчәкле аланнары, тыныч күлләре, тырыш, уңган кешеләре белән бай һәм гүзәл. Каматамагылылар үзләренең талантлы якташлары белән горурлана. Туган ягыбыз...