4 март 2014 яңалыклары
-
Хатын-кызларга багышлана
6 мартта район мәдәният йортында сәгать 15.00дә бәйрәм концерты була. Мәдәният хезмәткәрләре вәгъдә иткәнчә сезне бәйрәм кәефе, күңел ачу, шулай ук призлар уйнату көтә. 7 мартта "Богородский рай" КЦСОНда ял итүчеләр өчен "Хуш исле сирень тәлгәше" дип исемләнгән чара үткәрелә.
-
Матурлыкка омтылып
6 мартта "Тере классика" конкурсында Кама Тамагы штпдагы ике урта мәктәп, Затон, Рудник, Сөйки, Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Кирельск төп мәктәбеннән килгән укучылар көч сынаша. Конкурсның максаты- классик авторларның әсәрләрен популярлаштыру.
-
Волейбол турниры
"Акчарлак"спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары үткәрелде, анда 7 гомуми белем бирү мәктәбе һәм студентлар командасы катнашты. 1 урынны Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Рудник һәм Кирельск мәктәбе командалары бүлеште.
-
Саклаган өчен шартлы хөкем
Кама Тамагы район суды биргән мәгълүматларга караганда, 2012 һәм 2013 елда ике җинаять эше каралган. Күптән түгел генә Олы Яңасала авылына кайтып урнашкан Лашмановлар гаиләсе авылда яшәүчеләргә күңелсезлекләр китерде. Спиртлы эчемлекләр кулланучы хуҗабикә берничә ир-атны да "үзе белән ияртте". Күптән түгел генә авылда муниципаль район башлыгы катнашында үткәрелгән гражданнар җыелышында...
-
Матурлык мохитендә
24 февральдә Кама Тамагы үзәк дәваханә табибы Вячеслав Климчук Сочидан Олимпия уеннарыннан кайтты, ул Татарстан табиблары бригадасы составында анда ике атнадан артык эшләде. Без Вячеслав Николае-вичның җәен Казан Универсиадасы спортчыларына ярдәм күрсәтүе турында язып чыккан идек инде. Моның өчен ул алдан спорт медицинасы һәм дәвалау физкультурасы курсы буенча уку узган...