4 февраль 2015 яңалыклары
-
Дан музеендагы дәрес
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов киңәшен тормышка ашырып, Келәнче төп мәктәбендә музей дәресләре үткәрелә башлады. 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Ләлә Кадыйрова белән авыл мәдәният йортында урнашкан Дан музеенда шундый дәрестә булды. Алар мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсем Нәҗмиева белән берлектә үткәрелгән бу чарада авылыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы бай тарихы белән танышты....
-
Мини-футбол буенча республика финал ярышларында безнең футболчыларыбыз призлы урын алды
Яр Чаллыда"Мини-футболны мәктәпкә" бөтенроссия проекты кысаларында мини-футбол буенча республика финал ярышлары үткәрелде. Анда Кама Тамагы район укучылары командасы 2003 елда һәм аннан соң туучылар арасында өченче урынны алды.
-
Безнекеләр финалда
1 февральдә Красновидово мәктәбе укучылары Марина Авксентьева һәм Артур Бусыган укытучылары М. Таһирова җитәкчелегендә Казанда укучылар үзидарәсен үстерүче гомумбелем бирү оешмаларының I Бөтенросиия конкурсының республика этабы финалында катнашты.
-
Рәсем конкурсы игълан ителде
"Богородский рай" халыкны социаль яклау үзәге "Яратуга хакым бар" балалар рәсеме конкурсы игълан итте. Анда 16 яшь кә кадәрле балалар катнаша ала. Рәсемнәрне акварель, тушь, төсле карандашлар белән ясарга мөмкин. Аларны 20 февральгә кадәр гаилә һәм балага ярдәм итү бүлекчәсенә тапшырырга кирәк.
-
Батырны искә алып, һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Хәтерсез яшәргә ярамый. Якташыбыз, Днепр аша дошман уты астында кабель линиясе сузып, командованиең разведчиклар белән элемтәсен тәэмин иткән Михаил Алексеевич Чирков батырлыгы хәзерге буын яшьләр өчен үтнәкбулып тора. 3 февральдә, Советлар Союзы герое М.А. Чирков һәлак булган көнне Кама Тамагы мәктәбе укучылары мәктәп линейкасында батырны бер минутлык тынлык белән искә...
-
Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләгез
1 февральдән "АК Барс" банкы карталары булучылар өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы аша теләсә нинди хезмәтләр алганда һәм акча түләгәндә комиссия алынмый. Шулай ук 1 февральдән комиссиясез түләүләр алу өчен идарә компаниясе килешү төзегән булса, теләсә кайсы банк картасы булучылар өчен портал һәм мобиль кушымта...
-
Әбүнәчеләр ункөнлеге
26 февральдән 4 мартка кадәр Россия почтасы клиентлары үзләре теләгән басмаларга 2014 елгы бәяләрдән арзанракка языла алачак. Ункөнлек кысаларында үз укучыларына язылуга узган елгыдан бәягә ташлама бирүче федераль һәм төбәк басмалар катнаша ала. Аларга өстәмә рәвештә Россия почтасы федераль басмалар өчен бәяне 5, төбәк һәм җирле СМИларга 10%ка киметә.
-
Өченче тоташ кар ява
-Район үзәге урамнары озынлыгы 56 километр тәшкил итә,- шәһәр җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нияз Камалиев. -Тыкрыклар, борылышлар күп. Эш вакытында оешма һәм учреждениеләр янында юл кырыенда машиналар тагын да күбрәк. Аларны кардан бер сәгать эчендә түгел, көн озын да чистартып бетереп булмый.Кама Тамагында юлларны кыш көне карау өчен контрактны "Бэркут"...
-
Котлаулар
Чаллы авылында туып, хәзер Олы Кариле авылында гомер итуче кадерле абыебыз Рәхмәтуллин Рамил Рәхимулла улына 9 февральдә 55 яшь тула. Абый! Сине юбилеен белән котлыйбыз. Сина сәламәтлек, имин тормыш, тагын да бәрәкәтлерәк озын гомер, тигезлектә апа белән гаилә бәхете телибез. Балаларың, оныгың сина шатлык-сөенечләр генә алып килсеннәр! Юллар кебек озын...