3 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Икенче сулыш өрделәр
Рудник мәктәбе укучылары кул очындагы материаллардан гадәти булмаган эшләнмәләр ясау осталыгы күрсәтте. Пластик шешәләр, стаканнар, кашыклар оста кулларда могҗизага әверелде. Атна дәвамында һәр сыйныф үз эшләнмәсен ясарга тиеш иде. алар моны бик тиз башкарды.
-
Бердәмлектә көч
Красновидово китапханәсе һәм мәктәп Халыклар бердәмлеге көненә карата "Россия халыклары бердәмлеге белән көчле" дип исемләнгән кичә оештырды. Кичә программасы шигырьләр укудан, 1612 елгы тарихи вакыйгаларны сәхнәләштерүдән гыйбарәт иде.
-
Мәхәббәт турында сөйләшик
1 ноябрьдә Красновидово музеенда "Минем гаиләм" клубында катнашучылар өчен үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә шулай дип аталды.
-
Чирек гасыр юл хезмәтендә
Корбан Гыймадиев егерме алты ел юл идарәсендә хезмәт куя. Биредә ул асфальт җитештерү җиһазларын үзләштерүдән башлый.
-
ГТО Россия буйлап атлый
Район мәктәпләре укучылары ГТОның көзге сессиясен тапшырды, алда аларны спортның кышкы төрләре көтә. 5 ноябрьдә Олы Кариле, Сөйки, Кирельск. кадет һәм Олы Салтык мәктәпләре укытучылары ГТО нормалары тапшырачак. Аларда соң чират Рудник, Красновидово, Тәмте һәм Иске Казиле мәктәпләренә җитә.
-
БДИга үзгәрешләр кертелде
Агымдагы елның августында урта мәктәп өчен йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, чыгарылышлар 1 февральгә кадәр ВУЗны сайлап, БДИ тапшыру өчен сайланган фәнне күрсәтеп, гариза язарга тиеш.