Кама Тамагы Иске Казиле авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде фото
30 сентябрь көнне Кама Тамагы Иске Казиле авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Тормышыбыз бизәге сез" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәне мәдәният йорты мөдире Тәслимә Әскәрова ачып җибәрде, аннан соң сүз авыл җирлеге сәркатибе Алсинә Зиннатуллинага бирелде. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Сүзне котлау сүзләре белән Равил Кадыйров дәвам...