3 август 2015 яңалыклары
-
Мамадыш районында ике хатын-кыз янып үлгән
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен узган тәүлектә эш шактый тыгыз булган. Гадәттән тыш хәлләр аркасында үлем-китем очраклары да теркәлгән. Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Шуларның берсе - торак секторда. Кызганычка каршы, 2 кеше...
-
Омскида солдатлар үлеменә китергән сәбәп билгеле
Омскида казарма ишелү факты буенча кузгатылган эш шуны ачыклаган: фаҗига ел ярым элек үткәрелгән ремонтның тиешле дәрәҗәдә башкарылмавы аркасында килеп чыккан. Тикшерү мәгълүматларына караганда, ремонт барышында стеналарга авыр япма плитәләр салынган. Ә мондый карар «Ремэксстрой» ҖЧҖ эшләргә тиеш булган реконструкция проекты булмау аркасында кабул ителгән. Плитәләр типовой капиталь ремонт технологиясе...
-
" Әтнә таңы" - җиденче этаждан сикергән
Чаллы шәһәренең 26 комплексында бер яшүсмер җиденче этаж тәрәзәсеннән сикергән. "Ашыгыч ярдәм" машинасы аны хастаханәгә алып китә, әмма гомерен саклап калу мөмкин булмый. Фаҗиганең шаһитләре үсмернең үзе генә булмавы турында хәбәр итәләр. Әлеге эш буенча тикшерү бара. http://www.chelny-izvest.ru/
-
Казан Сабан туенда ДЧ-2015 катнашучылары кунак булды
1 августта Казанның "Тынычлык" бистәсе торак массивында урнашкан Каенлыкта Сабантуй узды. Гомумшәһәр бәйрәмендә Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты кунаклары да катнашты. Сабантуйда күңелле һәм бай эчтәлекле бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Төп мәйданда Татарстанның 11 муниципаль районы үзешчәннәре эшләде. Арча, Алексеевск, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче...
-
Ике улын үтергән һәм суд тарафыннан кичерелгән әти кеше үз-үзенә кул салган
Чаллыда булган әлеге вакыйгалар барышы хакында хәбәр ителгән иде инде. Татарстан Югары суды, ике улын үтергән Александр Антоновны июнь аенда сөрген-колониягә җибәрү шарты белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кабул ителгән амнистия буенча җәзадан азат иткән иде. 63 яшьлек Александр Антоновның үлгән...