3 июль 2017 яңалыклары
-
Ай календаре: 4 июльдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый
4 июльгә һава торышын һәм бакчачылар өчен Ай календарен тәкъдим итәбез. 4 июль. Аязучан болытлы һава. Яңгыр, көндез урыны белән. Аерым районнарда яшен. Көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында 18 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11..+16˚. Көндезен +20..+25˚.
-
120 мең бурычы булган татарстанлы чит илгә чыга алмаячак
Татарстанның суд приставлары агымдагы елның өч аена нәтиҗәләр ясады һәм еллык план белән таныштырды. Идарәдә белдерүләренчә, чит илгә чыгып китүне тыю Татарстанда бурычлыларга каршы көрәштә нәтиҗәле чара булып тора. 2016 елда 60 мең кешегә вакытлыча илдән чыгу тыелган, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк. Алардан 3,6 миллиард...
-
Июльдә нинди дару үләннәре җыярга?
Халыкта "Питрау үтте - җәй бетте" дигән гыйбарә яши. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар. Шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз. Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Әлеге таблицага июль аенда җыясы дару үләннәрен...
-
Зәй янында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучыларның исемлеге билгеле
Һәлак булучылар арасында ике кеше Татарстаннан булган. (Казан, 3 июль, "Татар-информ"). "Татар-информ" карамагында Зәй янында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучыларның беренчел исемлеге бар, аны тикшерүгә якын булган чыганак җиткерде. Искәртеп үтик, алдан "Татар-информ" Зәй янында юл-транспорт һәлакәтендә 14 кеше һәлак булуын, шуларның дүртесе балалар икәнлеген хәбәр иткән иде. Людмила Александровна Мельникова,...
-
Зәй районындагы юл һәлакәтендә һәлак булган биш кешенең шәхесе ачыклаган
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаментына тапшырылган. (Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистик үзәгендә һәлак булучыларның шәхесен билгеләү буенча геном экспертиза үткәрелә: хәзерге вакытта биш мәетнең шәхесе ачыкланган. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, дип хәбәр итә әлеге министрлыкның матбугат хезмәте. Якын араларда, видеорегистраторлардагы мәгълүмат...
-
Зәй янында фаҗигага тарыган автобус фирмасының балалар йөртүгә лицензиясе булмаган
Тикшерү әлеге автобусның шәһәрара кеше ташуга хокукы барлыгы-юклыгын ачыклый. (Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Башлангыч фаразлар буенча, Зәй янында үлем фаҗигасенә китергән автобус фирмасының балалар йөртүгә лицензиясе булмаганлыгын "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде. Автобус йөртүчеләре руль артында бер-берсен һәр 4 сәгать саен...
-
Кама Тамагы Южная Околицада яшәүчеләр тарих битләренә сәяхәт кылды +ФОТО
1 июль көнне туган якны өйрәнү музеенда Южная Околицада туып-үскән, бүгенге көндә төрлесе төрле якка сибелеп яшәгән каматамагылылар очрашты.Музейда кемдер үзенең әби-бабасы турында укып-күреп белде, кемдер бүләк иткән экспонатларын таныды, ә кайберәүләр үз эшләрен күреп тә сөенде. Музейдагы очрашу Южная Околица тарихына багышланган иде. Җыелганнар бергәләп тарихны искә төшерде, үлгәннәрне...
-
Бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю башланды
Рособрнадзор тәкъдимнәрне 2017 елның 11 августына кадәр кабул итәчәк, барлык мөмкин үзгәрешләр хакында 1 сентябрьгә кадәр игълан ителәчәк. (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлаган, дип хәбәр иткән журналистларга идарә башлыгы Сергей Кравцов. Бу хакта РИА Новости яза. "Без традиция буенча бүген бердәм дәүләт...
-
3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләре көне
Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел ул илдә әлеге юл хәрәкәте тәртип сагы оешмасы барлыкка килүгә 79 ел тулуга багышланды. Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм! Көннән-көн техника арткан, яше дә, карты да руль артына утырган...
-
Татарстан синоптиклары яшен һәм җил көчәюе турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартлары бозылуы турында хәбәр таратты. (Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары һава шартлары начараюы хакында кисәтә. Бүген кичен, иртәгә төнлә һәм көндезен урыны белән республикада яшен һәм кыска вакытка җил көчәюе көтелә. Көнбатыштан исүче һава агымының тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда яшен булу...
-
Кама Тамагы Келәнче авылында Сабантуй бәйрәме үтте + ФОТО
Келәнче авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм үзэшчәннәр әзерләгән концерт номерлары белән алып барылды. Матур, күңелле җырлар, шаян биюләр бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Сабантуйга авылда яшәүчеләр генә түгел, күп кенә кунаклар да кайткан иде. Һәр елдагыча бәйрәмне милли уеннар бизәде: көрәш, чүлмәк вату, ат чабышы, баганага менү һ.б. Бәйрәм узган елларда...
-
Кама Тамагы Сабан туенда ат чабышы җиңүчеләре билгеле+ФОТО
Кем җитез атта чаптыррырга хыялланмый? Кайсыбыз гына ат чабышын күзәтергә яратмый? Быел Сабан туеның ат чабышы ярышында Ишем һәм Каратал авылыннан килгән ат та чабучылар беренчелекне яулады
-
Зәй янында һәлакәткә юлыккан автобус сәфәр алдыннан тикшерү узган
"Автовокзаллар Евразия корпорациясе" башлыгы сүзләренчә,автобус йөртүчесе бик зур тәҗрибәгә ия булган һәм компаниядә 2006 елдан эшләгән. (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Зәй янында һәлакәткә юлыккан автобус йөртүчесе бик зур тәҗрибәгә ия булган һәм транспорт чарасы сәфәр алдыннан тикшерү узган һәм төзек дип танылган. Бу хакта Neoplan автобусының иясе булган "Автовокзаллар Евразия...