3 апрель 2015 яңалыклары
-
Икенче турга чыктылар
"Йолдызлык" республика фестиваленең икенче этабына безнең районнан балалар музыка мәктәбенең "Яшьлек", "Камелия" вокаль ансамбльләре һәм Ксения Юманова чыкты. Бүген аларны җиңү яулап кайтуларын көтеп калабыз!
-
Яшьләр һәм булдыклылар
17-18 апрельдә Олы Кариле һәм Кама Тамагында "Татарстан Республикасы яшьләре һәм булдыклылары" проектында катнашучылар смотры үткәрелә. Эш ике мәйданда - "Сәхнә" һәм "Артшәһәр" мәйданнарында үткәрелә. "Сәхнә"гә аерым җырчылар, биючеләр, шигырь укучылар чакырыла. "Артшәһәр"дә яшь рәссамнар, сынчылар, шулай ук видеотөшерүләр һәм клипмейкерлар операторлары бяәләнәчәк. 17 апрельдә Олы Кариле мәдәният йортында якын-тирә...
-
Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика күләм конференция
27 мартта Халыкара театр көнедә Казанда Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә укытучыларның һәм укучыларның олуг әдип, татар мәгърифәтен саклап калу һәм үстерүгә күп көч куйган бөек милләтпәрвар Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган "Т.Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр" II республика конференциясенең ."Үзем сайлаган язмыш" номинациясендә Кама Тамагы...
-
МЧС хезмәткәрләре белән очрашу
2 апрельдә ГИМС инспекторлык участогы инспекторы Нияз Нуриев Олы Салтык урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул укучыларны яз көне үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата
Иске Казиле урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы каһарманнарына карата ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү максаыда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап стенд төзелгән.
-
Китапханәчеләр семинары
Кичә авылара үзәк китапханәдә "Әдәбият елында әдәбия турында" дип исемләнгән флэш-семинар үткәрелде. Катнашучылар китапханә директоры Ләйсән рахманова, методист Р. Кәримова, башкитапханәче Г. Гусамова, Затон поселок китапханәсе китапханәчесе А. Мөхәммәтҗанова, Красновидово китапханәчесе О. Оленина, балалар китапханәсе баш белгече Гөлнур Сәмәрханова чыгышларын тыңлады.
-
Республика көннәрнең бозылып китүе көтелә
3 апрельдә Татарстанда һава шартларыныд бозылып китүе көтелә. Көндез юеш кар һәм яңгыр булыр кебек. Төнлә юлларда бозлавык булуы ихтимал. ТР ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм транспорт йөртүчеләрне аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген исләренә төшерә. Моннан тыш Дәүләт автоинспекциясе кышкы көпчәкләрне җәйге алыштырырга ашыкмауны үтенә. Төгәлрәк мәгълүматны...
-
Пенсия фонды хәбәре
Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе айлык акчалата түләүләрне индексацияләү белән берүк вакытта 1 апрельдән социаль хезмәтләр җыелмасы сыйфатындагы дәүләт социаль ярдәм алучыларга биреләүче ЕДВга юнәлдерелүче акчаның да 5,5 процентка артуын хәбәр итә. Социаль хезмәтләр алуга хокукы булган тү федераль ташлама алучылар закон нигезендә тбәндәгеләрне сайлый ала: социаль...