3 март 2015 яңалыклары
-
Җилкәннәр җилдә сынала...
Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, туган халкы, аның теле, мәдәнияте өчен янып яшәүче олы йөрәкле кеше - Даимә Гәрәй кызы Дәүләтшина 1945 елның 28 февралендә ишле гаиләдә 9 нчы бала булып дөньяга килә. 7 еллык мәктәпне Яңа Сала авылында тәмамлап, Олы Кариле мәктәбендә 4 ел укый. Урта белем...
-
Кама Тамагы талантларга бай
Даныш авылыннан Надыйр Заһидуллин иҗаты белән район халкы күптән таныш. Ул боз дан, да, агачтан сыннар ясый. Район үзәгендәяшәүчеләрне һәм кунакларны боз сыннары белән ул күптән шатландырыптора инде. Узган дүшәмбедә район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә күпләрнең игътибарын ботаклы агач җәлеп итте. Рәссам әкәмәт борылышларгына түгел, кеше һәм кошлар сыннарын да...
-
Чыршы җиңүче булды
Чыршы әкәлеләре җыеп, аларны ябыштырасың да, менә сиңа чыршы - бернәрсәсе юк кебек. Әмма әлеге чыршының бик күп нечкәлекләре бар. Мондый чыршыны тиз генә җыеп булмый. Затон урта мәктәбе укучысы Язилә Шиһапова җыйган чыршы укучылар арасында үткәрелгән Бөтенроссия конкурсында бәлки шуңа җиңгәндер. Аңа эшендә технология укытучысы Ирина Шишкина ярдәм иткән.
-
Бакча сыннары сатып алырга ашыкмагыз, Сөйки мәктәбендә дә осталардан калышмыйлар
Сөйки урта мәктәбендә укучылар балчыктан әкәмәт гөмбәләр, төрле җанварплар, хәтта суыткычка ябыштыра торган магнитларга кадәр ясыйлар. Балалар фантазиясенә сокланырга гына кала. Аларга идеяләрен гамәлгә куюда укытучы Ольга Сорокина булыша. Карагыз әле, укучылар нинди сыннар ясаган! Алар күргәзмәгә алып килгән сыннарның барысы да түгел әле бу.
-
8 мартка өч көн ял итәчәкбез
Бу атнада халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. 2015 елда ял көннәрен күчерү турындагы карар нигезендә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү хөрмәтенң өч көн - 7,8,9 март ял көтелә. Ял көннәре Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 110 маддәсе нигезендә күчерелә.
-
Белем – көч
Укучыларның ресупблика олимпиадаларында районыбыздан тагын бер призер ачыкланды. Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Тимур Хәйруллин геология буенча яхшы белем күрсәтте, аны география укытучысы Марат саттаров әзерләгән.
-
Кредит бурычсызларга гына биреләчәк
Тиздән банклар бурычлы кешеләргә кредитлар бирми башлаячак. 1 марттан башлап Россиядә яңа закон гамәлгә керде. Бу закон нигезендә хәзер халык кредит алу өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре һәм элемтә чаралары өчен, ЮХИДИ штрафлары һәм алимент акчаларын вакытында түләргә тиеш булачак. Билгеле булганча, узган елның җәендә Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары "Кредит тарихлары"...
-
1 июльдән яңа төр штраф гамәлгә керәчәк
Быелның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен яңа төр штраф гамәлгә керәчәк. Әлеге җәза вак-төяк юл-транспорт һәлакәтеннән соң башкаларның хәрәкәтенә комачаулаган машинасын юл читенә күчереп куймаган йөртүчеләргә салыначак. Штраф - 1000 сум. Юл йөрү кагыйдәләренә әлеге үзгәреш машина йөртүчеләр һәлакәттән соң нишләргә тиешлеген тәгаен аңласын өчен кертелә. Төп максат...
-
Intertat.ru “Җиңү ядкәре” бәйгесен игълан итә
Сугыш ачысы бер гаиләне дә читләтеп узмагандыр, мөгаен. Җиңү көне исә илкүләм гомуми бәйрәм хәзер. Кадерле укучылар! Intertat.ru чираттагы бәйге игълан итә. Һәр гаиләдә диярлек сугыш, Җиңү көненә бәйле хатирәләр, истәлекле әйберләр, буыннан-буынга тапшырылып килә торган ядкәрләр бар. Кемнәрдер очпочмаклы конверттагы фронттан килгән хатны, икенчеләр сугышта булучының герман җиреннән алып...