2 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Районның атказанган кешеләре
Кама Тамагы гипс руднигы үзенең эшчеләре белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Александ Дорофеев - шундыйларның берсе. Ул 21 ел ваклау-сортларга аеру участогын җитәкли. 2006 елда Александр Петрович "Татарстанның атказанган төзүчесе" исеменә лаек була.
-
Наркотикларсыз тормыш
Рудник урта мәктәбендә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында үткәрелгән плакатлар конкурсы тәмамланды. Балалар иҗатын төрләндерү өчен башлангыч сыйныф укучыларына әлеге темага коллаж ясау тәкъдим ителде
-
Балалар оешмасы җыены
Тәмте урта мәктәбендә "Ал җилкәннәр" Татарстан варислары союзы балалар иҗтимагый оешмасының чираттагы җыенын булды. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.
-
Бердәм булыйк
Красновидово мәктәбендә башлангыч сыйныфлар арасында "Бердәм булганда без җиңелмәслек" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
-
Ветеранда кунакта
Халыклар бердәмлеген бәйрәм итү алдыннан кадет мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Ерунов гаиләсендә булдылар. Кадетлар ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
-
Батырлык дәресе
Көзге каникул алдыннан Красновидово мәктәбендә барлык сыйныфларда 1941 елның 7 ноябрендәге хәрби парадка багышланган батырлык дәресе үткәрелде.