2 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Яңа Сала авылында яшәүче энебез Минвәлиев Рамис Миншәһит улының 2 сентябрьдә олуг юбилее.
Кадерлебез, сине ихлас күңелдән зур бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, Гөлназ белән тигез-озын гомер итегез. Балагызның игелеген күреп, туганнар белән аралашып, муллыкта, тынычлыкта яшәргә язсын. Сәламәтлек ташламасын сезне! Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын сезгә картлыкта. Изге теләкләр белән Мөхәмәдуллиннар гаиләсе.
-
Яңа Сала авылында гомер итүче Минвәлиев Рамис Миншәһит улының 2 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Гомер юлларыгыз озын, сәламәт, пар канатлы булсын! Көннәрегез шатлык белән үтсен! Туган йортыбыз һәрвакыт ямьле булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, бер-берегезгә шатлык-куаныч, терәк булып тигезлектә гомер итегез! Изге теләкләр белән Ганьятуллиннар гаиләсе.
-
Яңа Сала авылында яшәүче Минвәлиев Рамис Миншәһит улының 2 сентябрьдә 50 яшьлек күркәм юбилее.
Рамис! Без сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, тыныч-тигез тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Йөрәктәге изге хисләребезне Чәчәкләргә төреп кабул ит. Яшәү дәртең мәңге сүрелмәсен, Шат күңелле булып гомер ит. Изге теләкләр белән классташларың, дусларың.
-
Яңа Сала авылында туып, шунда гомер итүче Минвәлиев Рамис Миншәһит улының 2 сентябрьдә гомер бәйрәме – аңа 50 яшь!
Кадерлебез! Сине гомереңнең шатлыклы бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, ак бәхетләр телибез. Улыбызның игелеген күреп, тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерсәк иде. Изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлназ, улың Рәдис, әниең Тәскирә.
-
Балтач авылында туып, 40 ел гомерен колхозда исәп-хисап эшенә багышлаган, олы хөрмәткә ия булган Вафина Филиза МИННеГАЛИ кызына 5 сентябрьдә 75 яшь тула.
Кадерле әниебез! «Әни» диеп әйтер кешең булу Нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса - уртак була, Кайгыларың булса - югала. Уйлама әле, картаям дип, Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең, Урыннарың булсын гел түрдә. Җирдә кояш нуры балкыгандай Син балкыйсың безнең күңелдә. Тормышыбыз синең белән матур, Рәхмәтлебез сиңа...