2 май 2013 яңалыклары
-
Тавыш бирергә онытмагыз!
3 майда 16.00сәгатьтә ТНВ каналында «Җырлы-моңлы балачак» тапшыруында балалар музыка мәктәбенең «Яшьлек» вокаль ансамбле (җитәкчеләре Зөлфия Мөхәммәдиева) чыгыш ясый. Безнекләр өчен тавыш бирергә онытмагыз.
-
Искә алдылар
Якташыбыз, язучы, драматург Туфан Миңнуллинның вафатына бер ел. 2 май көнне мр башлыгы Зөфәр Гарәфиев инициативасы белән аны искә алып, Олы Салтык мәктәбендә мәҗлес үткәрелде. Аның рухына дога кылынды.
-
Яхшы сүз йөрәккә ята
Хәзерге, бар нәрсә дә сатып алынган заманда өлкән буынга карата ихтирам һәм хөрмәт алыштыргысыз булып кала. "Яхшы сүз йөрәккә ята" хәйрия акциясе кысаларында Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Сөйки, Тәмте мәктәпләренең "Ключ" ирекле берләшмәсе валантерлары укытучылар һәм социаль хезмәт күр сәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре белән берлектә Бөек...
-
Инициативалы музыкант
Кама Тамагы бистәсендә Хәсәновлар гаиләсе апрельдә 10нан артык агач утыртты. Миләш, каен һәм тал аллеяләре Комаров, Ибраһимов һәм Лисин урамнарын бизәр. Нариман ага Хәсәнов улы Рөстәм һәм оныклары белән поселокта агачларны беренче тапкыр гына утыртмый. Аның тырышлыгы белән Дзержинский урамында агачлар үсеп утыра. Ул, санкцияләнмәгән чүплекләр хасил булмасын өчен, чокырларга...
-
Җиңүчебез
Югары ослан районының Татар Борнашы урта мәктәбе базасында Экологик культура һәм тирә якны саклау елы кысаларында укучыларның «Җир хартиясе-2013» көненә багышланган «Җир - уртак йортыбыз» дип исемләнгән республика фәнни-практик конференциясе булды. Конференция кысасында 8 секция: экология, сәнәгать һәм химик экология, кеше экологиясе һ.б. эшләде. Рудник урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы...
-
Биючегә сүз әйтмәгез...
Бөтендөнья бию көненә багышлап, район үзәгендә моннан 10 ел элек оешкан "Рафаэлло" төркеме үткән чорга нәтиҗә ясады. Әлеге бию төркеменең җитәкчесе турында кыскача язмыйча мөмкин түгел. Рафаэль Гильванов һөнәре буенча хореограф, (Ленинград мәдәни институтын тәмамлаган). Район мәдәният йортында бию костюмнары тектерү мөмкин булмагач аның беренче җыйган 12 кешелек төркем тарала....
-
«Икмәкле» елга өметләнеп
Узган сишәмбедә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре белән танышу максатында районыбызда булып китте. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм "Ак Барс Холдинг" генераль директоры урынбасары Владимир Титов белән бергә алар район авыл хуҗалыгы берләшмәләре басуларын карады, аерым участоклардагы хәлләр, тулаем чәчү...