1 октябрь 2014 яңалыклары
-
Китапханәгә сәяхәт
30 сентябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Исмәгыйлева һәм авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре 10 сыйныф укучылары өчен «Китапханәдә. Китаплар дөньясында» темасына сәяхәт оештырды. Укучылар уку залында, абонементта, туган якны йөрәнү бүлегендә, методика бүлегендә, комплектлау бүлегендә булып, китапханә эше музее белән танышты. Актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Акция старт алды
1-10 октябрьдә Татарстанда җәяүлеләрне бәрдерүне кисәтүгә юнәлдерелгән "Җәяүлеләр юлы" кисәтү чарасы үткәрелә. ТРда ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди, чөнки юл хаталарны кичерми.
-
Мәхәббәт агачымы әллә йозак өчен коймамы?
Тәтеш шәһәренең үзәк паркын әнә шундый "Мәхәббәт агачы" бизи. Биредә яңа өйләнешүчеләр истәлеккә фотога төшәргә ярата һәм аңа йозак элеп куя. Күптән түгел безнең районда да шундый гадәт барлыкка килде. Яңа өйләнешүчеләр йозаклары Җиңү паркын әйләндереп алган коймада һәм причал парапетына эләктереп куелган. Шул ук паркта юллар киселешендә түгәрәк булдырылган....
-
Көзге чакырылыш башланды
1 октябрьдән башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков һәм район хәрби комиссары Дамир Сергеев җитәкчелегендә чакыру комиссиясе эшли башлады. Беренче көнне комиссия йөзгә якын егетне кабул итеп, аларның мөмкинлекләренә бәя бирде.
-
Юбилярны котладылар
29 сентябрьдә МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин Һәдия Миңневәлиеваны 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Алар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, котлау папкасы, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләделәр. Һәдия әби 1919 елда районыбызның Бәрлегуҗа авылында...
-
Экстремизмга – юк!
Красновидово төп мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә укучыларда хәзерге җәмгыятьтә көнүзәк проблемаларны берсе булган экстремизм турында кузаллау формалаштыру максатында "Экстремизм һәм патриотлык" сыйныф сәгате үткәрелде.
-
Себеркеле футбол
Красновидово мәктәбендә ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек кысаларында мәктәпнең урта звеносы арасында "себеркеле яутбол" ярышы үткәрелде. Балалар туп артыннан йөгереп кенә калмыйча, аны себерке белән этәрергә тиеш иде.
-
Идел янында кеше һәм табигать
Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм башкарма комитет ТРның әйдәүче галимнәре һәм ведомтсво белгечләре, вуз һәм академик нинститутлары белән берлектә РФ һәм ТРда Мәдәният елы кысаларында "Идел янында кеше һәм табигать. Кама Тамагы төбәге: тарих һәм мәдәният проблемалары" дип исемләнгән беренче төбәк фәнни-гамәли конференция үткәрә. Ул 18 октябрь Кама Тамагы...
-
Электрон подписка
Хезмәт күрсәтү порталында электрон подписка рәсмиләштерү түбәндәгедән гыйбарәт: кулланучы "Россия почтасы" ФГУП каталогыннан подписка рәсмиләштерергә теләгән басманы сайлый. Китерү, рәсмиләштерү вакытын һәм басма данәсен, үзенең телефон номерын һәм адресын күрсәтә (подписканы үзеңә дә, башка кешегә дә рәсмиләштерергә була). Кулланучы каталогтан берничә басмага заявка бирә ала. Аннары кулланучы хезмәт күрсәтү порталында...
-
1 октябрь ОСАГОда яңарыш
Автомобильгә зыян буенча түләүләр лимиты 120 мең сумнан 400 мең сумга кадәр арта. Автомобильнең искерү чиге хәзерге 80%тан 50%ка кадәр киметелә. Икенче төрле итеп әйткәндә, хәзер иминләүче деталь 80%ка искергән дип, бәянең калган 20%ын гына компенсацияләсә, закон кабул ителгәннән соң ул бәянең 50%тан ким булмаганын компенсацияличәк. Түләү алу өчен клиентка...