1 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Кыңгырау яңа үрләргә дәшә
1 сентябрьдә районда 1433 укучы парталарга утырды, 140 бала беренче тапкыр мәктәпкә килде. Бу көнне район мәктәпләре барлык илдәге кебек үк белем бәйрәмен каршы алды. Һәр мәктәптә беренче сыйныфлар гадәттәгечә кыңгырау тавышы белән мәктәп бусагасын атлап керде. Укучылар һәм укытучыларны котларга җәмәгатьчелек, район хакимияте вәкилләре, ата-аналар килгән иде. Алда җаваплы...
-
Матурлыкны – халыкка
29 августта район туган якны өйрәнү музеенда «Пенсионерның йорт яны бакчасы» район конкурсына йомгак ясалды. Бу көнне конкурста катнашучылар, алар барысы 27 кеше, МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов кулыннан грамота һәм бүләкләр алды. Конкурсның спонсоры «Терминал»ТНП булды.
-
Районга ике машина
Республика көнендә Казан шәһәрендә үткәрелгән тантанада безнең район вәкилләре дә катнашты. Олы Карамал һәм Балтач авыл җирлеге башлыклары Эдуард Байдамшин, Хәниф Гатауллин җирлектә эшләү өчен «Шевроле-Нива» машиналары алды. Бәйрәмдә МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов та катнашты.
-
Китапка икенче тормыш бүләк ит
Татарстанда 22 июльдә 22 октябрьгә кадәр менә шундый исем астына хәйрия акциясе игълан ителде. Мәгариф идарәсе районда яшәүчеләрне акция дә катнашырга чакыра, ул мәктәп китапханәләре фондын укыту, фәнни-популяр әдәбият һәм белешмәләр белән тулыландыруга юнәлдерелгән. Акция барышында халыктан китаплар да кабул ителә. Китаплар җыюны оештырган алдынгы мәктәпләргә ТР Мәгариф һәм фән...
-
Шахтерлар көне
29 августта Тенеш штпда шахтерлар һәм поселок көне үткәрелде. Әлеге уртак бәйрәм өченче ел инде поселокта яшәүчеләрне һәм кунакларны шатландыра. Бәйрәм үзенчәлекле башланып китте. Тенеш штп башлыгы Илсөя Гайнетдинова иҗат иткән поселок турындагы әкият сәхнәләштереп күрсәтелде. Бәйрәмнең тантаналы өлешен МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов ачты. Бәйрәм кунаклы предприятие һәм...