1 апрель 2015 яңалыклары
-
Җәмигъ мәчетендә укулар уза
31 мартта район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә авылларның имам-хатыйплары һәм аларның ярдәмчеләре өчен укулар башланды. Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә Россия Ислам университеты мөгаллимнәре үткәрә торган әлеге чара ике көнгә исәпләнгән. Беренче көнне укуларны РИУның икътисад укытучысы Йосыф Йосыпов алып барды. Район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин башта гакыйкәгә караган мәсьәләләр һәм...
-
Көлке көне
1 апрельдә бөтен дөнья көлке көнен билгеләп үтә. Бу көнне туганнарыңны, дусларың һәм танышларыңны алдалау,аларны белән шаяртып алу гадәткә кергән.
-
Бүген - кошлар көне
Бүген кошлар көне билгеләп үтелә. Ул яңа чирек башлануга туры килде. Рудник урат мәктәбе укучылары үзләрен дә, кошларны да шатландырды. Балалар кошлар өчен азык аып килеп, яз җитү белән кошларның ничек үзгәрүен күзтте. .
-
Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференциядә җиңү
28 мартта Затон урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Евгений Брехов КФУда укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә "Дороги, которые не выбирали... Боевой путь земляка рядового Ф.А. Шишкина» дип исемләнгән эзләнү-тикшеренү эшен презентацияләп, беренче урынны алды (җитәкчесе -рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Җиһаншина, технология укытучысы Ирина Шишкина).
-
Бөтенроссия "Илһам" яшь язучылар бәйгесе
Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Р. Хәйруллина бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең икенче турында катншаты. Ул 15 апрельгә Казанның "Пирамида" КРКга бүләкләү тантанасына чакырылды.
-
Язгы каникул көннәрекндә
Осинники авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре язгы каникул вакытыда балалар өчен төрле чаралар үткәрә. Балалар белән бергә ата-аналары дакилә. 31 мартта китапханәдә "Син законны беләсеңме?" дип симеләнгән хокук сәгате, мәдәният йортында "Җмәгыятьтә үзеңне ничек тотарга" әңгәмәсе үткәрелде. Язгы каникул көннәренңә "китап сырхауханәсе" табиблары 27 бабалар китабын төпләде, экологик сәгать үткәрде. Балалар...
-
Контроль хәбәрләрне тикшерү буенча зона семинары
30 мартта ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская безнең районда эш визиты белән булды. ТРның "Халык контроле" ГИСга керүче хәбәрләрне тикшерүгә контроль кысаларында вәкаләтле вәкил Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында "Халык контроле" системасына керүче контроль хшбәрләрне тикшерү буенча зона семинары үткәрде. Анда...
-
Медальләр тапшыру дәвам итә
27 мартта Куйбышев Затон штпда 27 тыл хезмәтчәненә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре һәм продуктлар җыелмасы тапшырылды. Әлеге хезмәтчәннәрнең күбесе поселокның җәмәгать тормышында һәм патриотик тәрбияләүдә актив катнаша. МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов аларга сәламәтлек, балалары һәм оныкларының даими игътибарын тоеп яшәүләрен теләде.