1 март 2016 яңалыклары
-
27-28 февральдә Кама Тамагы районының 15 спортчысы Алабугада узган бадминтон буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар (фото)
Безнең спортчылар яхшы уйнадылар һәм әлеге турнир призерларына гына оттырдылар. Нияз Галиханов һәм Илья Мокшин ялгыз категориядә 16 көчле спортсмен исәбенә керә алдылар. Парлы категориядә Нияз Галиханов Кайбыч районы спортчысы Рияз Гыймадиев белән 8 көчле пар исәбенә керде. Катнаш категориядә Рияз Нуриев Түбән Кама районы спортчысы Арина Гурьянова белән шулай...
-
Февраль дәвамында “Кама Тамагы” полиция бүлекчәсенә 149 гариза һәм хәбәр кергән
Аерым алганда, 14 февральдә Куйбышев Затон штпда яшәүче ике кеше авылдашларын кыйнаган, ул алган җәрәхәтләрдән үлгән. Әлеге җинаять эше кылуда шикле кешеләр тоткарланган һәм кулга алынган. Февраль башында Куйбышев Затонда яшәүче берәү авылдашының фатирына балкон аша үтеп кереп, аны кыйный, зыян күрүченең сүзләренә караганда, җинаятьче аны үтерү белән дә яный....
-
Кама Тамагы районы Рудник урта мәктәбе педагог-оештыручысы Зөлфия Харисова җиңү яулады
Рудник урта мәктәбе педагог-оештыручысы Зөлфия Харисова "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында "Ел остазы" номинациясендә җиңү яулады.
-
4 мартта Кама Тамагы штп урта мәктәбе базасында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир булачак
Анда катнашу һәм ярышу өчен 5 команда инде җыелды. Турнир 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланачак. Ярышлар 16.00 сәгатьтә башлана.
-
Кама Тамагында социаль яклау тармагының йомгаклау отчет җыелышы үткәрелде (фото)
Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, халыкның мәшгульлек үзәге филиалы җитәкчесе Илфар Хөснуллин, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең җаваплы секретаре Рамил Хәйруллин катнашты. 2015 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга билгеләнгән бурычлар турындагы доклад белән социаль яклау бүлеге...