1 март 2015 яңалыклары
-
Хәрби-спорт уены үткәрелде
28 февральдә Красновидово мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-спорт уены үткәрелде. Анда ике команда ярышты. Ярышлар оешкан төстә, күңелле узды. Җиңүчеләргә приз тапшырылды.
-
Башлангычлар сәяхәт кылды
Олы Кариле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары Лилия Гәрәева һәм Фирдәүс Зыятдинова җитәкчелегендә авыл уртасында сугыш кырларында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына, авыл китапханәсенә сәяхәт кылды.
-
Ата-аналар җыелышы
Тәмте урта мәктәбендә 9 сыйныф ата-аналары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек мәсьәләсенә багышланган җыелыш булды. Җыелышта укучыларгы математика буенча диагностик тест үткәрелде. Укучыдар аны әти-әниләре белән бергәләп чиште.
-
Түбән Камада җиңел машина биш җәяүлене бәрдерә
ДТП кичә кичтән була. "Тыныч аллея" тукталышындагы авария турында мәгълүмат кичә социаль челтәрдә тарала башлый. Башта бәрдерелгән биш кешенең икесе һәлак, икесе реанимациядә диләр. Җиңел машина йөртүче светофорда яшел ут янганда бара һәм кинәт машинасы алдында икенче авто туктагач тормозга баса, дип хәбәр итәләр. Кинәт кенә тормозга басканлыктан машина тротуарга...
-
"Мунча ташы" татарның юмор бренды
Казанның УНИКС концерт бинасында "Мунча ташы" юмор театрының тамашалары тәмамлана. Азатлык радиосына театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла 1 апрельдә "Мунча ташы"на 35 ел тулуын, алга таба да татар халкына хезмәт итәчәкләрен әйтте. "Мунча ташы" театры бүгенге кешеләрнең эчке дөньясына да игътибар итә, тыштан тәмле телле булып та, эчендә "тараканнар" барлыгын юмор...
-
Мамадышлылар башка кинотеатрларга юлны онытачак
Яңа мәдәни-күңел ачу комплексы проекты әзер диярлек. Җирле телевидение каналыннан аоынган мәгълүматларга караганда, ул шәһәр үзәгендә төзеләчәк. Шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллина патронажындагы төзелеш быел тәмамланыр дип көтелә. Биредә кинотеатр, боулинг, бассейн, бильярд һәм башкалар урнашачак.