1 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Минималь хезмәт хакы артачак
2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы (МРОТ) аена 5965 сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, 2014 ел белән чагыштырганда ул 411 сумга артык була. http://www.kzn.ru/news/46278-v-2015-godu-razmer-mrot-stanet-bolshe
-
Дәүләт пошлинасы бәяләре арта
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан күп кенә дәүләт пошлиналары бәясе 20-50 %ка арта.
-
Бюджет салым хисабына тулыланачак
2015 елның 1 гыйнварыннан Салым кодексының "Физик затлар милкенә салым" дип исемләнгән бүлеге көченә керде. 2020 елга кадәр төбәкләр кадастры канәгатьләнерлек хәлдә булмаса, инвентаризация бәясеннән чыгып милеккә салым исәпләячәк. Фатирга 20 кв. метр, бүлмәгә 10 кв метр, торак йортка 50 кв метр салымнан азат ителә, бердәм күчемсез милек комплексына чигерү...
-
Югары Осланга боз кичүе эшли башлады
Кичә Казаннан Югары Осланга кадәр автомобиль юлын 70 км.га диярлек кыскартып, боз кичүе эшли башлады. Җиңел автомашиналар өчен чыгу 100 сум тәшкил итә.