Үләннәр кояш астында кипте
Эссе коры җәй ШЯХ хуҗалары алдында катлаулы мәсьәлә куйган: азык җитмәсә, терлекләрне шәхси хуҗалыкта ничек асрарга, алардан котылырга туры килмәсме?
Район җитәкчелеге дә бу проблемадан читтә калмады. Мәсәлән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, халыкның саламга ихтыяҗы булу сәбәпле, агрофирмалар җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
- Башта без җирлек башлыкларыннан анда яшәүчеләргә күпме салам кирәген ачыклауларын үтендек, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев. - Аннары «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ җитәкчелегенә торак пунктлар янындагы кырларда салам калдыруларын сорап мөрәҗәгать иттек. Авыл хуҗалыгы предприятиесе саламны басулардан ике-өч көн эчендә җыярга дигән шарт куйды.
Мондый гаризаны 5 торак пункт кына биргән. Алар барысы да салам әзерләүне актив оештырган. Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев авылларга якын басуларда салам җыю эше баруы сурәтләнгән фотолар җибәрде. Теләге булган һәркем терлек өчен салам әзерләде.
Шул ук вакытта терлек асраучылар быел тупас азык белән бәйле кыенлыклар барлыкка килүдән зарлана. Фермерлар әйтүенчә, беренче чабылган печән инде сатылган, ә икенчесе, июльдә һава торышы эссе булу сәбәпле, булмаска да мөмкин. Ә җәй көне алардан сенаж сатып алган терлек хуҗалары азык бәяләренең артуы турында әйтте.
- Сыерлар һәм кәҗәләр өчен район мәйданы каршындагы Ылгыма ярындагы муниципаль җирдә болыннар бар, - ди Илфат Вәлиев. - Аның мәйданы 150 гектар тирәсе, теләгән кеше шунда печән әзерли ала. Куйбышев Затоны янында тагын 30 гектар мәйдандагы болын бар. Бүгенге көндә 40 гектар чамасы җирдән печән җыеп алынган, шуңа күрә авылларда яшәүчеләрнең печән әзерләү мөмкинлеге бар. Авыл җирлекләрендә шулай ук уртак болыннарда да кешеләр печән әзерли ала.
- Печәнне мөстәкыйль рәвештә әзерли алмаган кешеләргә нишләргә?
- Печән сатып алучылар җирле фермерларга мөрәҗәгать итә ала. Район башлыгының печәнне читкә сатмаска дигән күрсәтмәсе бар. Шуңа күрә фермерлар нигездә печәнне үз җирлекләрендә яшәүчеләргә сата.
- Печән һәм саламнан тыш терлеккә фураж да кирәк. Аның буенча эшләр торышы ничек?
– ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушуы буенча без шартлы бер баш терлеккә 37 азык берәмлеге әзерләргә тиеш, - дип сүзен дәвам итте Илфат Вәлиев. - Бүгенге көндә районда бу күрсәткеч 19 азык берәмлегеннән югары түгел, 6000 тоннага якын печән, 100 тоннадан артык салам һәм 364 тоннадан артык фураж әзерләнгән. Гадәттә кешеләр ашлыкны фермерлардан сатып ала. Ләкин яңгырлар яву сәбәпле, алар әлегә урып-җыюга керешмәде. Бүгенге көндә дымлылык бик югары – 18% тан артык. Мондый ашлыкны сакларга ярамый, киптерү бик кыйммәткә төшәчәк.
- Терлек азыгы өчен ашлыкның сыйфатын ничек тикшерергә?
- ХПП лабораториясе ашлыкны дымлылыкка, шулай ук җилемчәгә һәм чүплелеккә тикшерә. Ашлыкның химик составын Республика ашлык сыйфатын бәяләү үзәге һәм Россельхознадзор контрольдә тота. Әгәр дә кемдәдер ашлыкның сыйфаты шик уята икән, алар әлеге учреждениеләргә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев