Польша татары кура җиләге белән сыйларга тели
Михал Адамович турында язганыбыз бар. 2020 елда ул Гөлназ Габдерәкыйпованың “Авыл фотозонасы” проектына ярдәм итте, әлеге проект гамәлгә ашыру буенча грант отты. Нәкъ менә Гөлназ район җитәкчелегенә профессиональ фотографны – каматамагылылар өчен онлайн дәресләр алып барган Михал Адамовичны тәкъдим итте.
2019 елда Татарстанга күченгәнче үк, Адамовичлар гаиләсе Рус Бортасы авылы янәшәсеннән җир участогы сатып алган. Гаилә үз фермерлык хуҗалыгын булдырырга планлаштырган, әмма пандемия үз төзәтмәләрен керткән, шуңа күрә әзерлек эшләре 2021 елда гына башланган.
Узган ел район миграция хезмәте бүлегендә Михал Татарстан Республикасы кушымтасы булган РФ гражданины паспортын алды.
Михал Адамович Польшаның Белосток шәһәрендә туган һәм аның ярты гомере шунда узган. Ул тумышы белән поляк татарлары нәселеннән. Үзе әйтмешли, әтисе ягында нугайлар, әнисе ягында кырым татарлары бар. Ә хатынын Пермь татарлары арасыннан тапкан. Тормыш иптәше Венера Адамович – Россия глемпинглар ассоциациясенең халыкара элемтәләр белгече. Ул авыл территориясендә агротуризм һәм экотуризмны үстерү моделе буларак глемпинг юнәлешен үстерә.
Узган ел Венера Адамович ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Агростартап” программасы грантына гариза тапшырган һәм аңа 1,5 млн сум акча бирелгән. Адамовичлар, үз эшләрен ачып, бу көздә 10 гектар җиргә кура җиләге утыртканнар.
– Ни өчен кура җиләге үстерергә булдыгыз?
– Эшмәкәрләр съездында без әлеге культура турында сөйләштек, бу бик файдалы җиләк, бөтен дөнья буенча ул бик аз күләмдә үстерелә, быел аның дефициты 40 мең тоннаны тәшкил итте. Кура җиләге җитештерү буенча алдынгы ил – Сербия, - диде Михал. - Ягъни, без ихтыяҗ булган өлкәне биләдек. Поляклар уңышка ирешкән кеше турында “Аның кура җиләге дә, балы да бар” дип әйтәләр. Шулай итеп, кура җиләге булачак, бал гына булдырасы калды.
– Үсентеләрне кайдан алдыгыз?
– “Ягодная долина” кооперативына кердек. Бакча культуралары үстерү белән шөгыльләнүче предприятие турында бәлки ишеткәнегез бардыр? Шунда ук өйрәнүләр үттем, аны практикум дип тә атарга була. Питомникта эшләдем, бер үк вакытта укыдым да, аеруча уңышларга һәм хаталарга игътибарлы булдым, алар дәреслекләргә караганда яхшырак өйрәтә.
Үсентеләрне монда сатып алдык. Сорт Польшада чыгарылган һәм уңышлы рәвештә Россиядә районлаштырылган. Әлбәттә, башка төрле Европа сортларын да аласы килә, әмма, кызганыч, әлегә бу мөмкин түгел.
– Видеогызны карадым һәм рәт араларының киң булуына игътибар иттем. Сез куакларны машиналар белән эшкәртергә ниятлисезме?
– Без ярдәмче буларак ялланырлык кешеләрне бик озак эзләдек. Яхшы шартлар, килешү буенча хезмәт хакы тәкъдим иттек. Үсентеләрне кулдан утыртып булсын өчен, кырны сыйфатлы итеп эшкәрттек, ләкин җирле кешеләр арасыннан эшләргә теләк белдерүче табылмады. Җиләк җыяр өчен дә эшчеләр таба алмаячагыбызны аңладык. Шуңа күрә үсентеләрне утыртканда, уңышның комбайн белән җыелачагын исәпкә алдык. Шунлыктан рәт араларын киң калдырдык.
– Комбайнны арендага алачаксызмы?
– Юк, сатып алырга телибез.
– Яңа эш үзләштерүдә сезгә тагын кем ярдәм итә?
– Гомумроссия халык фронтының “Халык фермеры” дигән проекты бар, ул РФ Ассоциациясенең уңышка ирешкән фермерлары һәм хуҗалыкны үстерү буенча нәтиҗәле практиклар белән танышырга ярдәм итә.
– Кура җиләгегез ремонтант сортлымы?
– Әйе, ләкин киләсе елга әле җиләкләребез булмаячак. Бар көч тамыр системасын һәм җир өслегендәге куакны формалаштыруга китәчәк. Без кырга үсентеләрне бик тыгыз утырттык, хәтта гектарына 5 мең төп куакны да тыгыз утырту дип әйтергә була, ә без бер гектарга 10 мең төп утырттык. Куакларның барысының да үсеп китмәячәген исәпкә алдык, ә без исә һәр рәттә тыгыз дивар булуын телибез. Кырыбыз бик матур, тигез булыр, куаклар төгәл рәтләрдә үсәр дип өметләнәбез. Бу әле эшнең башы гына, барысы да алда, ИншаАллаһ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев