Кош-кортларга куркыныч яный
Татарстан белән чиктәш өч төбәктә кош гриппының югары патогенлы учаклары ачыкланган.
Киңәйтелгән киңәшмәдә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Шакиров республикада кош гриппы таралу куркынычы турында хәбәр итте.
- Хәзер сезонның иң кызган чагы, халык үстерү һәм асрау өчен кош-корт сатып ала, - дип билгеләп үтте Руслан Рашат улы. - Марий Эл, Киров өлкәсе һәм Удмуртиядән кошлар кертүне тыярга кирәк, анда инде авыру учагы ачыкланган. Кош-кортларны китереп бирү маршрутын Татарстан Республикасының төп ветеринария идарәсе белән килештермичә, аларны республика территориясенә кертү, ветеринария таныклыгыннан башка сату катгый тыела.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 3243 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 1318 е сыер, 34 е дуңгыз һәм 19 840 ы йорт кошы.
- Әлегә республикабыз аеруча куркыныч авырулар буенча имин. Ел башыннан бирле куркыныч инфекцияләр булмады. Әмма имин булмаган территорияләрдән кайтучы күчмә кошлар агымы белән Татарстан территориясенә кош гриппы китереп чыгара торган инфекция керү куркынычы арта.
Быел апрель аенда дөньяның 30 илендә, шул исәптән Европаның 16 илендә кошларның югары патогенлы грипп белән авыруының яңа очраклары теркәлгән.
Россиянең Европа өлешендәге элек кош гриппы таралган төбәкләрендә эпизоотик хәлнең кискенләшү куркынычы бар.
Агымдагы ел башыннан Россия Федерациясенең 15 субъекты территориясендә кошларның югары патогенлы грипп белән авыруының 32 очрагы теркәлгән, шул исәптән 7 очрак – йорт кошлары арасында һәм 22 се – кыргый кошлар арасында.
Кош гриппы акчарлаклар арасында тиз тарала. Майның беренче атнасында гына да Россиядә, шул исәптән Удмуртия, Марий Эл Республикалары, Киров һәм Смоленск өлкәләре территорияләрендә акчарлакларның кош гриппыннан үлүенең 19 очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасы кош гриппы вирусы йоктыру куркынычы зур булган зонага керә.
Шуңа бәйле рәвештә йорт кошлары хуҗаларына кош-корт асрау кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Аерым алганда, кыргый кошлар белән элемтәгә кертмәскә; йорт кошларын шәхси хуҗалыкта гына йөртергә.
Тикшерелмәгән сәүдә урыннарыннан кош ите һәм йомырка сатып алу киңәш ителми.
Хуҗалар кыргый кош үләксәсе ихтималы булганга, кош абзары территориясен көн саен тикшереп торырга тиеш.
Ветеринария идарәсе, хуҗалыгыгызга икътисади зыян килмәсен өчен, алдан ук чарасын күрергә һәм кошларны суярга тәкъдим итә.
Кош үләксәсе табылган очракта, лаборатор тикшерү уздыру өчен, аны «ВНИИЗЖ» ФДБУның Татарстан филиалына җибәрергә кирәк.
Ветеринарлар дуңгызлардагы Африка чумасы һәм тилчә кебек инфекцияләрнең таралуыннан да куркалар. Терлекләр арасында очрый торган йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймас өчен, дуңгызларның башка терлекләр, шул исәптән кошлар белән элемтәсен булдырмаска, аларны аерым бинада асрарга, азыкларына термик эшкәртү үткәрергә, дуңгыз абзарына кергәндә, аяк киемен эшкәртү өчен дезинфекцияле кечкенә келәмнәр урнаштырырга, урманнарга бармаска киңәш ителә. Дуңгызлар авырып киткән яки үлгән очракта, бу турыда кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев