Басуда авыл хезмәтчәннәре һәм рәссамнар эшләде
Рәссамнар “Вакыт, алга!” фестивалендә катнаша, әлеге фестивальне «Индустриаль берләшмә” төбәкара иҗтимагый оешмасы үткәрә.
Фестиваль картиналарда иҗади хезмәт темасын чагылдыру бурычын куя. Рәссамнар чакыру буенча заводларда, сәнәгать комплексларында эшлиләр – индустриаль теманы ачалар.
“Август-Агро” шулай ук бу фестивальдә катнашты һәм урып-җыю вакытында пленэрда эшләр өчен рәссамнарны чакырды.
26 июльдә Олы Карамал янындагы 500 гектар мәйданлы басуда 30 берәмлек техника һәм 4 рәссам эшләде.
Гөлчәчәк Әхмәтсалихова, сәнгать мәктәбен тәмамлаганнан соң, үзен иҗатка багышлаган һәм ул моңа тулысынча ирешкән. Аның «Бабай» картинасы бүген Париждагы Православие үзәгендә тора. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең сурәтен ясаган, портрет фонында Зөя, Болгар һәм Казан символлары сурәтләнгән. Ә сишәмбе көнне рәссам Олы Карамал кырларында этюдлар ясады.
Анастасия Афанасьева – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Анастасия ярминкәләрдә һәм фестивальләрдә актив катнаша. Алма Спасы турында ишеткәч, быел Красновидовога килергә теләк белдерде. Үз эшләрен ул социаль челтәрләр аша сата.
- Техниканың барлык нечкәлекләрен дә сурәттә чагылдыруы авыр, әмма табигать монда искиткеч. Авыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәт, без аларны сурәткә төшергәндә, позада тордылар, бөтен урып-җыю процессын күрсәтергә тырыштылар.
Кадрия Шарова да басудагы авыл эшчәннәрен, өстәвенә күп сандагы техника белән уратып алынган мизгелне беренче тапкыр рәсемгә төшерә. Ул үзенең полотносында хәтта мольберт янында торган хезмәттәшен дә сурәтләгән.
Бу пленэрга Татьяна Авдеева җитәкчелек итә.
- Бирегә Казан, Чаллы һәм Чистай рәссамнары килде. Казанлылар өйләренә кайтып китәчәк, калганнары монда калачак һәм иртәгә эшләрен дәвам итәчәкләр. Безне ял базасына урнаштырдылар, ашаттылар. Шулай ук биредәге әһәмиятле мәйданчыкларга барырга телибез. Барысын да карап бетереп булмас, эшебез күп, әмма Идел буендагы шундый матур табигать почмагына эләгүебезгә шатбыз.
Безнең фестиваль заманча сәнәгать һәм аграр җитештерүне, заманча эшче һөнәрләр чагылдырылган әсәрләрне булдыруга юнәлдерелгән. Рәсем сәнгате ярдәмендә без Россиянең заманча сәнәгате һәм агросәнәгать комплексы потенциалы турында сөйләргә телибез. Бу зур проект, ул инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Йомгаклау күргәзмәсе Третьяков галереясендә узачак. Хәзер рәссамнар этюдлар яза.
*
Бу көнне Олы Карамал янындагы басуда 13 комбайн, 4 бункер-бушаткыч һәм 10нан артык күп тонналы йөк машинасы уҗым бодаен җыйды. Ашлыкны Мәйдандагы ашлык киптерү комплексына һәм Красновидово икмәк кабул итү пунктына ташыдылар. «Август-Кама Тамагы»ның Олы Салтыктагы комплексы узган атнада җыйган борчак белән тулган.
Комбайннарның берсендә Дамир Гайнуллин эшли. Балтач механизаторы кырда 30 елдан артык хезмәт куя. Дамир ел саен комбайнчылар арасында лидер булып тора, моңа зур тәҗрибәгә ия булуы һәм кыр эшләрен яратуы ярдәм итә.
Менә берьюлы ике комбайн туктады һәм бункер тулу турында сигнал бирделәр. Һәм шунда ук алар янына бункер-бушаткыч ашыкты.
Аларның берсе белән Красновидово механизаторы Николай Петрухин идарә итә.
- 2020 елдан бирле «Август»та эшлим. Барысының да ышанычлы һәм сыйфатлы булуы ошый.
Шулай итеп, урып-җыюның беренче ике көне авыл хуҗалыгы предприятиесенә 1300 тонна ашлык китерде. Корылык булуга карамастан, уңыш гектарыннан 42,9 центнерны тәшкил итте. Кырдан ашлыкны вакытында чыгару һәм аны ашлык киптерү комплексларына илтү өчен предприятиегә хәтта шәхси зур йөк машиналарына мөрәҗәгать итәргә туры килде.
*
Шул ук көнне районда «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин булды. Муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә алар «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ басуларындагы урып-җыю эшләре барышы белән таныштылар, җәлеп ителгән комбайнчылар белән сөйләштеләр, хезмәт хакы шартлары һәм материаль стимуллаштыру белән кызыксындылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Динар Исмәгыйлев сүзләренә караганда, бу сезонда 25646 га мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы үсемлекләрне, 14677 гектарда техник культураларны (шуларның 7902 га сабан рапсы, 6656 га көнбагыш, 119 га горчица) урып-җыю зарур.
Атна башында «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ бөртеклеләрне урып-җыюга кереште, аның кырларында 42 комбайн эшли, шуларның 8е «Татагролизинг» АҖдан җәлеп ителгән.
Бүгенге көндә 2814 гектар мәйданда уңыш җыеп алынган. Бу исә хуҗалыкның бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралары үскән мәйданның 13 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләрнең уңышы – гектарыннан 35,1 центнер.
1500 гектар мәйданда борчакны урып-җыю тәмамланган, культураның уңышы гектарыннан 28,2 центнерны тәшкил итә.
Уҗым бодаен урып-җыю дәвам итә, 6611 гектарның 1314е, ягъни 20 проценты җыелган, уңыш гектарыннан 42,9 центнерны тәшкил итә.
17 июльдә «Олы Кариле» ҖЧҖ уҗым бодаен җыюга кереште, биредә әлеге культура биләгән мәйдан 886 гектарны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев