Авылларда терлек санын яңа закон арттырачак
Тиздән авылда гомер итүчеләр арасында терлек асраучылар саны арта башларга мөмкин. Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча яңа закон проекты әзерләнә. Ул агымдагы елның көзендә үк кабул ителергә мөмкин. Билгеле булганча, соңгы елларда авылларда мал-туар тотучы халык саны кискен кими башлаган иде. Элегрәк көтүләргә 60-80 сыер чыкса, хәзер...
Тиздән авылда гомер итүчеләр арасында терлек асраучылар саны арта башларга мөмкин. Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча яңа закон проекты әзерләнә. Ул агымдагы елның көзендә үк кабул ителергә мөмкин.
Билгеле булганча, соңгы елларда авылларда мал-туар тотучы халык саны кискен кими башлаган иде. Элегрәк көтүләргә 60-80 сыер чыкса, хәзер күп кенә җирлекләрдә аларның саны 20гә дә җитми. "Малны бит ашатырга, карарга кирәк - ә терлек азыгы бик кыйммәт", - дип зарлана кешеләр. Сөтне дә, итне дә кибеттән сатып алуны өстенрәк күрделәр. 47 процент продукцияне шәхси ярдәмчел хуҗалыклар җитештерә Хәер, соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге фермерлар санын арттыру һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыклар барлыкка китерү буенча актив эшчәнлек алып бара башлады. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 4 706 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм 400 меңнән артык шәхси ярдәмчел хуҗалык исәпләнә.
Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын нәкъ менә алар җитештерә. Касыбер районнарда әлеге күрсәткеч 65 процент тәшкил итә. Кагыйдә буларак, аларга дәүләт бюджетыннан махсус ярдәм билгеләнә һәм аның күләме елдан-ел арта. Мәсәлән, 2014 елда авыл хуҗалыгының кече формаларына ярдәм итү максатыннан Россия һәм Татарстан казналарыннан барлыгы 2,1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. 2013 елда бу күрсәткеч 1,8 миллиард сум тәшкил иткән булган.
- Кайсыбер районнарда шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм фермерлар өчен махсус финанс ярдәме булдыралар, - дип хәбәр итәләр Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. Яңа закон ярдәм итәрме? Ә хәзер шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга аерым тукталыйк. Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый өлеше нәкъ менә шәхси ярдәмчел хуҗалыклар өлешенә туры килә. Мәсәлән, 2014 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең 46,6 процентын алар җитештергән. Ә дәүләттән әлеге хуҗалыкларга бүлеп бирелгән акча күләме нибары 637 миллион сум булган. Бу - агросәнәгать комплексына каралган барлык ярдәмнең 5,5 проценты гына дигән сүз. "Әлеге ярдәм нигездә кредит ставкаларының процентларын каплау өчен тотылды", - дип ассызыклыйлар җаваплы идарәчелектә.
Бу - шактый кечкенә күрсәткеч. Шуңа күрә хәзерге вакытта Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыклар үсешен тәэмин итү максатыннан дәүләт ярдәме күрсәтүне күздә тота торган яңа закон әзерләнә дә инде. Ул 2016 елда гамәлгә керер дип уйланыла. Канун шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга финанс ярдәменең күләмен арттырыр һәм шул рәвешле аларның үсешенә тагын да зуррак этәргеч ясар, дип фаразлый белгечләр. Бу аңлашыла да, чөнки канун авылларда маллар санын күбәйтер һәм, ниһаять, халык малны бетерү түгел, ә киресенчә, арттыру өстендә эшли башлар дип уйланыла. Законның эчтәлегенә килгәндә, ул шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәмнең 10нан артык төрен билгели. Әлеге документ кабул ителгән очракта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек сатып алу, сыерларны ясалма аталандыру, теплицалар төзү һәм башка юнәлешләр өчен әстәмә субсидияләргә дәгъва итә алачак.
Әйтергә кирәк, закон Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановта хуплау тапкан инде. Барысы да уңышлы барып чыкса, аны агымдагы елның көзендә үк кабул итәргә планлаштыралар.
http://intertat.ru/
Солтанов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев